Сессияне ничек тыныч үткәрергә?

Һәрбер студент өчен  мәшәкатьле, стресс белән бәйле чор –  сессия башланды.  Аудиторияга керү белән ятлаган җавапларны да онытырга мөмкин. Дулкынлану хисе имтиханга әзерләнергә һәм җавап бирергә комачауласа нишләргә? Имтиханга бәйрәмгә барган кебек барып буламы? Әлеге сорауларга психологлар җавап бирә. 

Студентларга сессия вакытында 5 иң мөһим кагыйдәне истән чыгармаска кирәк. Беренчедән, йокыдан торгач ук, көнеңне планлаштырырга өйрән! Вакытны әрәмгә уздырма һәм көчеңне кирәкмәгән эшкә сарыф итмәскә өйрән. Һәрбер кешенең үз биологик ритмы бар. Шуны да истән чыгармаска кирәк. Кемдер сәгатьләр буе китап укып, материалны ятлый ала, ә кемнеңдер 20 минут узуга игътибары кими башлый. Андый вакытта, үз биологок ритмыңны истә тотып, актив вакытта яңа мәгълүмат алу белән, ә материалга игътибар кими башлагач, аны кабатлау белән шөгыльләнү файдалы.

image7804385

Икенчедән, кирәкле материалны яттан өйрәнү киңәш ителми! Күп кенә очракта яттан өйрәнелгән тема аудиториягә керү белән онытыла. Ятлаган җөмләнең бер сүзен онытсаң да, җавабың шул ук мәгънәсез бер җөмләгә әйләнеп калачак. Андый хәл булмасын өчен, белгән материалны системалаштыру кирәк. Кирәкле теманың иң мөһим өлешен истә калдыру мөһим.

0914

Ял итүне планлаштыру да кагыйдәләрнең мөһим пунктына керә. Баш күтәрмичә китап алдында утыру да организмга зыян китерә. Шуңа күрә көннең бер өлешен ял итүгә багышла. Урамда саф һава сулау, йөреп керү сиңа файдага гына булачак. Аз гына булса да ял иткәч эш җайлы барачак.

 

8c0712e56f7b53d3a91758ce681c860aДүртенче кагыйдә – дөрес итеп туклану турында онытма! Әзерләнергә кирәк дип һичбер вакытта да ризыктан баш тартырга ярамый. Сессия чоры – организм өчен икеләтә авыр вакыт. Шуңа күрә вакытында туклану мөһим!

456_900

Һәм бишенче кагыйдә – спорт белән шөгыльләнү. Имтиханга әзерләнгәндә судентлар күп очракта аз хәрәкәтләнәләр. Шуңа күрә иртәнге зарядка ясау яки бассейнга бару файдага гына булачак. Белгечләр әйтүенчә, спорт белән шөгыльләнү турыдан-туры кешенең эчке халәтен яхшырта.

slide_369636_4249906_free

 

Имтихан алдыннан начар уй-фикерләрне башыгыздан алып ташларга тырышыгыз. Аудиториягә кергәндә дә үзегезне тыныч тотырга тырышыгыз.         Әлеге гади кагыйдәләрне сессия вакытында гына түгел, уку елы дәвамында да кулланырга була.

Илүзә Галимҗанова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты студенты.