Сез — безнең киләчәгебез!

5 апрель көнне КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә “Милли мабугат системасында яшьләр һәм балалар журналистикасы” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Монда вуз педагоглары, студентлар, мәктәп укытучылары, мәктәп укучылары катнашты. Конференциянең максаты балаларда татар матбугатына һәм журналистикага карата кызыксыну уяту, үстерү иде. Оештыручылар – безнең татар журналистикасы кафедрасы һәм Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Балалар иҗат үзәге. 

 

Сәгать тугыздан ук бинада мәкәп укучылары агымы. Ишектән керү белән әлеге укучылар шунда ук студентлар кыяфәтенә керә дә куя. Үз тотышлары белән, әйтерсең лә, инде өченче ел буе шушы бинада белем алалар төсле. Студентлар арасында көч-хәл белән аерасың үзләрен. Төз кыяфәт, үз үзенә ныклап ышанган булачак шәкертләр.

Әлеге конференция оештыручылары укучыларны Флорид Әгъзәмов истәлегенә багышланган  кабинетта каршы алды. Катнашучыларга үз фәнни эшләре белән җыентыклар һәм программалар бирелде. Ләкин катнашучылар саны күп булганлыктан, конференция Югары мәктәпнең шоу-румында — телевизион залда дәвам итте.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский әлеге күренешне: “Зал тулы халык, менә ичмасам. Флорид Әгъзәмов моның хәтлек  катнашучыларны күрергә бик шат булыр иде,” – дип бәяләде. Аннан соң телевизион зал белән танышытырып, биредә төрле танылган шәхесләр белән мастер-класслар уздырылганы турында сөйләп үтте. Л.Г.Толчинский сүзләренчә, дөньяда һәр минут саен миллионлаган мәгълүмат туа тора. “Мондый мәгълүмати ташкында, әлбәттә, балаларга кирәкле яңалыкны гына кабул итәргә өйрәтергә кирәк. Тагын бер тискәре күренеш: заманча интернет теле класик телебезне деформацияли. Социаль челтәрләрдә утырып, балалар шул телгә күнегә. Шуңа күрә телне саклауда сез бик зур ярдәм күрсәтәсез, — диде ул мәктәп укытучыларына. –Безнең журналистика институты, Россиядә иң яхшылардан санала, төрле күрсәткечләр буенча 3нче урында тора. Ә татар журналистикасы, гомумән, бездә генә өйрәнелә. Башка бер җирдә дә юк. Әлеге залда журналистикага битараф булмаган мәктәп укучылары утыра. Сез – безнең киләчәгебез, милләтнең дә, телнең дә киләчәге сездә!” —  дип тәмамлады сүзен КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры.

Аннары соң КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор  Васил Заһит улы Гарифуллин, килгән кунаклар белән танышырып, аларга сүз бирде.

Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин әлеге уку йортының мәктәп укучылары белән тыгыз элемтәдә торуына сөенүен белдерде. Ә Татарстан китап нәшриятенең балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектолар редакциясе  мөдире, филология фәннәре кандидаты Айсылу Фарса кызы Галиәхмәтова катнашучыларны балалар мабугаты тарихы белән таныштырды. “Иң беренче балалар матбугаты Мәскәү шәһәрендә чыгарыла башлый. Газета-журналларда хәзерге вакытка хәтле журналист белән бала арасында җылы мөнәсәбәт саклана. Язучы үз укучысына һәрвакыт “син” дип эндәшә. Шуңа да укучы андагы язмаларны бик яратып укый,”– диде Айсылу Фарсовна.

“Сабантуй” һәм “Ялкын” журналларының баш мөхәррире Илназ Фаис улы Фазуллин да кушылды. “Балаларның игътибарын 3-4 секундта җәлеп итмәсәң, икенче әйбергә күчәләр. Шул уңайдан да без дә журналыбызны матур һәм төсле итеп ясарга тырышабыз. Ләкн хәзерге вакытта, кызганыч, укучылар саны кими,” – диде ул.

Казан дәүләт университетының татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Әлфия Мотыйгуллина үзенең авторлыгында төзелгән татар әдәбияты дәреслекләрендә вакытлы матбугатның урыны турында сөйләде.

Әлбәттә, әлеге тема хәзерге вакытта татар журналистикасында бик актуаль. Замана барган саен балаларның игътибарын интернет җәлеп итеп ала. Тик аңа карамастан, Казанның 11нче гимназиясе укытучысы Зөләйха Муса кызы Хафизова фикеренчә, барысы да гаиләдән һәм укытучыдан тора. “Минем класста 25 укучы укый. Ай саен мин алар арасында иң күп татарча газета-журналлар укыган укучыларны бүләклим. Шулай ук үз мәктәбебездә татарча шигьри кичәләр уздырабыз. Подписка ясап алдырган газеталарны да үзеннән кала тагын өч кешегә укытырга тиеш бала, күрше әбиләргә, туганнарга. Шулай эшлиләр дә,” —  диде ул һәм башкаларга да бу хакта уйланырга тәкъдим ясады.

Әлеге пленар утырыштан соң катнашучылар ике секциягә бүленде. Беренче секциядә укучылар үз фәнни эшләре, язган иҗат җимешләре белән чыгыш ясадылар. В.З.Гарифуллин чыгышлар башланыр алдыннан балаларны татар кафедрасы тарихы белән таныштырып үтте. Әлеге укучыларның төпле фикерләре, татар мәдәниятенә карата, журналистикага карата мәхәббәте бик көчле дигән нәтиҗә ясап була.

Ә икенче секциядә мәктәп укытучылары балалар журналистикасының алдагы үсеше турында сөйләшеп үттеләр. Балалар журналистикасы ул бит әле рәсми рәвештә чыга торган газета-журналлар, радио- һәм телетапшырулар гына түгел. Бик күп мәктәпләрдә, балалар иҗат үзәкләрендә журналистка түгәрәкләре эшли. Укытучылар үз мәктәпләрендәне шундый түгәрәкләр, телевидение мәйданчыклары булдырулары, аларда балалар белән эшләүләре  турында сөйләделәр.

Конференция азагында иң лаеклы дип табылган чыгышларны дипломнар белән бүләкләделәр.

Илсинә Тимерова