«Сез миңа әсәрләремне яңа яктан ачтыгыз»

22 декабрь – җомга көнне университетыбызның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында хәзерге әдәбият турында сөйләшүләрнең чираттагысы үтте. Бездә кунакта әдәбият мәйданына гаҗәеп якты лирик шигърияте, балалар өчен язылган әсәрләре, “Ялантауга ай кунган” һәм рус телендәге “Ялантау” исемле китаплары белән тыйнак кына, ләкин инде шактый ныклы адымнар  белән килеп кергән Равилә Шәйдуллина-Мурат, шулай ук милли кино сәнгатенә ихлас хезмәт итүче режиссерыбыз Нурания Җамали булды. Равилә Шәйдуллина-Мурат хәзерге татар прозасының лирик-экзистенциаль канатын “Ялантауга ай кунган” дип исемләнгән җыентыкта урын алган гаҗәеп якты, эчке тирән сагышлы повестьлары белән баетты. Әдәбият мәйданына шигъри бәйләмнәре белән килеп кергән язучыбызның прозасы милли мәдәният традицияләрен үстерә. Әдибә иҗатындагы лирик-эмоциональ башлангыч, моңсу-экзистенциаль бәян язма-басма сүзнең төп сурәтләү объекты – кешенең эчке дөньясы, кальбе, рухы дигән фикерне ныгыта.

Очрашуны Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры профессор Ә.Ш.Юсупова ачып җибәрде. Кунакларны җылы сәламләгәннән соң, ул сүзне язучының әсәрләренә бәйләп дәвам итү өчен әдәбият мөгаллиме Г.Р.Гайнуллинага бирде. Студентлар әдибәнең әсәрләре белән якыннан танышып, дәрес вакытында сөйләшү үткәргәннәр инде. Шулай да мөгаллимә әдибә әсәрләреннән өзекләр укып, аның эчтәлегенә янәдән тукталып, язучы иҗатының үзенләлекле якларына басым ясады.

Р.Шәйдуллина-Мурат әдәбиятка күптән килгәнлеге турында хәбәр итте. Тыйнак язучыбызның әдәби әсәр язар өчен материалы бер капчыкка тупланып бара икән. Әдибәнең лирик шигърияте, тормыш язган бәяннәре – һәммәсе зур тормыш тәҗрибәсенең әдәби тупламы икән. Равилә ханым үзенә хас гаҗәеп зыялылык, сабырлык белән һәр героеның язмышын әрнеп-сызланып сөйләп бирде. Мөгаллимә әсәрләрдәге күңелне тетрәндерә торган урыннарны укып барды, шулай итеп студентлар белән бергәләп, язучы янәдән үзенең балачагына, әти-әнисе, әби-бабалары  яшәгән туган йортына, Алан авылына, Ялантауга күңелдән сәяхәт итте. “Ялантауга ай кунган” бәяненә язучы рәхәтләнеп, яратып тукталды. “Равилә ханым, Сез безне – татар укучысын гаҗәеп илаһи татар гадәтләре – әдәплелек, гыйффәт, сафлык, намуслылык үрнәге Нуранияләр, Фатыймалар, Хәятләр белән әсир иттегез, милләтебезнең Зариф кебек аксакаллары, Сәет кебек асыл уллары әле дә бар дип, сөендердегез. Сез безнең балаларыбызны шул гадәтләрне үз итәргә, яшәешебезнең нигезе итәргә чакырасыз, рәхмәт Сезгә!”, – диде мөгаллимә.

Нурания Җамали әдибәнең “Үксезләр” фильмы буенча төшерелгән трейлеры белән һәммәбезне таң калдырды. “Бер фильм әзер, “Ялантауга ай кунган” әсәре буенча да кино эшләргә телибез. Сезнең болай анализ бирүегез безнең алдагы эшебезгә бик зур файда булды, анализ дәресенә тагын килер идек,”– дип сөендерде.

Равилә Шәйдуллина-Мурат студентларыбызны гаҗәеп якты, садә шигърияте белән дә танышытырып үтте. Балалар өчен язылган шигырьләрен җиде оныгына атап яза башлаган икән. Әдибә үзе шигырьләрен укып киткәннән соң мөгаллимә: “Сез бит Саҗидә Сөләймановалар дәвамчысы. Ни өчен шундый тыйнаклык, Равилә ханым? Без бу әсәрләрне студентлар белән дәресләрдә өйрәнергә тиешбез, классик әдәби текстлар бит болар”, – дигәнгә: “Татар хатын-кызының төп сыйфаты тыйнаклык бит инде”, – дип җавап кайтарды.

Язучыбыз әдәби кичәләр оештыруда катнашуын, чит илләрдәге татар укучысына татар әсәрләрен тәрҗемәдә җиткерергә кирәклеген, бу эшкә үзенең дә җиң сызганып алынуын белдерде: “Белсеннәр иде безне”, –диде әдибә ихлас борчылып.

Гаҗәеп тыйнак, укымышлы, иманлы гаиләнең лаеклы дәвамчысы, зыялы язучыбыз Равилә Шәйдулина-Мурат белән очрашу безне рухи яктан яңа югарылыкка күтәрде, садәлек, эчке зыялылык дигән әдәп юкка чыга барган заманда мондый язучыларыбызның булуы күңелләргә ышаныч өстәде. Студентларыбыз “Ак бүре” нәшриятында чыккан, чит илләрдә яшәүче татар укучысына да барып ирешкән китапларны кулга төшерү теләге белән таралышты. Уйга салды безне Равилә ханым, үзе дә саубуллашыр алдыннан күзләрендәге тирән моңны яшерә алмыйча: “Гашыйк булдым Сезгә. Сез миңа әсәрләремне яңа яктан ачтыгыз бит”, – диде.

Милли әдәбиятыбызның йөзек кашлары белән шундый җылы, якты очрашулар дәвам итсен иде.

Чыганак: https://kpfu.ru/philology-culture/39sez-mi1187a-1241s1241rl1241remne-ya1187a-yaktan.html