«Сезнең белән бүген җыр телендә, төсле моң телендә сөйләшәм…»

Бүген ике кешенең берсе шигырь яза дип зарланалар. Язса ни, димәк, халыкның әйтер сүзе бар. Димәк, халык үз хис-кичерешләрен шигъри формада хәбәр итә ала. Әмма бу һәрбер кеше дә чын шагыйрь була дигән сүз түгел бит әле. Кемнеңдер иҗатын укыгач уйланасы килсә, кемнекеннәндер утырып еласаң да аз булыр күк.

Шундый «конкуренция» карамагыннан ничек котылырга, уңышка ничек ирешергә дисезме? Журналист,сәнгать эшлеклесе, нечкә күңелле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова иҗаты белән танышыгыз. Әйе, бу исем күпләргә таныш. Шигырьләр җыентыгын да кулына алып караучылар, аның иҗатын яратучылар да юк түгел. Шулай булмаса, ул Милли китапханәдә үткәрелгән шигъри кичәдә зал тулы халык җыя алмас иде бит. Бу уңышның сере нидә соң? Шуны ачыклау өчен кичәдә без дә катнаштык.

— Безнең шигъриятне еш кына хатын-кызларныкына, ир шагыйрьләргә бүлеп йөрттеләр. Ләкин моңа Саҗидә Сөләйманова чик куйды. Аның иҗатыннан соң инде болай бүлү  тукталды. Чөнки аның эстафетасын Лена Шагыйрьҗан, Нүрия Измайлова кебек һәм, ниһаять, Шәмсия Җиһангирова кебек шагыйрьләр алып китте. Ягъни Саҗидә Сөләйманова дәрәҗәсендәге шигърият ул инде гомуми хәл булып әверелде. Менә безнең Шәмсиябез татар шигъриятендә хатын-кызлар шигъриятендә әнә шундый көймәне тәэмин иткән шагыйрәләрнең берсе булды. – дип сөйләде язучы, мәдәният хезмәткәре – Фоат Галимуллин.

Чыннан да, Шәмсия апа гаҗәеп ихлас шагыйрә, гади генә темаларны да шигырь юлларына тезеп салып, кеше күңеленә ачкыч таба белә. Ә аның иң зур терәге – гаиләсе янында булу исә аңа бу ачкычны табырга икеләтә көч бирә.

— Ир кешенең дә, хатын-кыз иҗатчының да алдынгы урыннарда гаиләсе тора дип уйлыйм. – дип сүзен башлады Шәмсия апа, — Бигрәк тә ялгыз калган хатын-кыз өчен. Мин шөкер, дөньяга ул белән кыз тудырдым һәм аларны чын кешеләр итеп үстерә алдым дип ышанам.

«Шигырь җене бергә генә кагылмый» дип сөйләргә яраталар. Дөрестән дә шулай икән. Шәмсия апаның гаиләсе дә шигырьгә, шигырь язырга гашыйк. Кызы Гөлназ музыка өлкәсенә тартылса да, буш вакытында күңелендәгесен теркәп куя, үз сүзләренә көй дә иҗат итә; оныклары исә үз чиратында төрле шигырь конкурсларында актив катнашып, призлы урыннар яулый икән.

Яныңда шундый терәк, кирәк чакта дус һәм иптәш, кирәк вакытта кырыс, әмма нечкә күңелле була белгән ананы яратмау мөмкинме? Әлбәттә юк! Кызы Гөлназ да тамашачыларны бу фикергә инанырга мәҗбүр итте:

— Менә карагыз әле бу хатынга. Аның бернинди дә ким ягы юк бит. Кызлар кебек, күзе янып тора. Ул шундый яхшы, ул шундый әйбәт кеше, хәтта ки бу дөньда аннан да яхшыракны очратканым юк. Ул бик көчле хатын. Аның тормышы үземне белә башлаганнан бирле минем күз алдымда узды. Ул бөгелмәде, сыгылмады. Ләкин шул ук вакытта ул нечкә җанлы бер кызчык…

Шундый нечкә җанлы шәхеснең күңеле дә чиста һәм аннан моң чишмәсе ага. Шуңа да шагыйрәнең иҗатташ дуслары да, аны якын итүчеләр, шигырьләренә җыр язып, эстрадада башкаручылар да күп җыелган иде бирегә. Әнә, берсенең тавышы да ишетелә… Кем дисәгез –  татар эстрадасы җырчысы Фәрид Низамиев.

— Шәмсия апа миңа үзенең «Насыйп яр» шигырен биргәч үк, аңа музыка яздым. Мин әле иҗатта беренче адымнарымны гына ясасам да, шушы җыр мине тамашачыга таныткан җыр дип курыкмыйча әйтә алам. Рәхмәт шундый шигырьләрегез, көйле шигырьләрегез өчен!

Җанлы тере тавыш белән җырчылар гына түгел, шагыйрә үзе дә сөендерде. Бер булганнан бар да була дигәннәре дөрес икән, Шәмсия апа үз тавышы белән дә тамашачыга якынайды. Бер-бер артлы шагыйрәгә яуган чәчәк бәйләмнәре моңа дәлил булып торды. Менә нидә икән шагыйрә бәхете, менә кайда икән тамашачы мәхәббәте. Моңлы тавыш, эчтәлекле, уйландырырга мәҗбүр итә торган шигырьләре белән якын һәм алга таба да якын булачак ул татар халкына, иҗат сөючеләргә.

Рәйдә Нигъмәтҗанова