Шәфкатьсезлек – рәхимсезлек, явызлык, усаллык, мәрхәмәтсезлек кебек тискәре сыйфатларның чагылышы ул. Кызганычка каршы, кайбер балаларда кече яшьтән мәрхәмәтсезлек сыйфатлары күзәтелә. Ул кош оясын туздыра, уйнаганда дустын җәберли һ.б. Дөрес, ул моны усал ният белән эшләми. Шулай да, аның мондый рәхимсез кыланышына һич тә битараф калырга ярамый. Баланың үз-үзен тотышына үз вакытында игътибар итмәсәң, аның бу кыланышлары гадәткә әйләнергә һәм нәтиҗәдә күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Игътибарлылык, шәфкатьлелек, кешеләргә мәхәббәт кече яшьтән үк тәрбияләнергә тиеш.
Баланы начар гадәтләрдән биздереп буламы соң? Була, билгеле. Моның өчен балага оялары туздырылган кошларга ничек кыен булуын аңлатсаң, табигать турында хикәяләр укысаң һ.б., бала табигать турында күбрәк мәгълүмат алыр һәм безне чолгап алган гүзәллек дөньясын сакларга кирәклегенә төшенер, күңеленә сеңдерер. Хайваннарны, кошларны җәберләргә, кыерсытырга ярамавы, аларның табигатькә, кешеләргә файда итүләре турында сөйләшү дә баланы кылган гамәлләре һәм аның нәтиҗәләре турында уйланырга һәм үкенергә мәҗбүр итәр. Димәк, баланы тәртипкә, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә, нәрсәнең яравын һәм ярамавын аңларга өйрәтергә кирәк. Моңа өйрәтүнең төп алымы – күнекмә. Әйтик, әнигә яки әбигә, гомумән, олы кешегә нәрсәнедер күтәреп кайтырга булышу, авыру күршегә дарулар алып кайту, дусларың белән уенчыклар яки рәсемнәрне бүлешү һ.б. Беренче карашка бик вак булып күренгән нәрсәләрдән дә кеше турында кайгырту һәм юмартлык гадәте барлыкка килә. Тора-бара баланың рухи тәрбиясе турында кайгырту мәктәпкә дә йөкләнә. Ләкин бу гаиләнең җаваплылыгын һич кенә дә киметми бит.