Шәһәр үзәгендәге мәдәни мирас үзәгенең икенче тормышы

КФУ ректоры ТР Министрлар кабинетының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә Карл Маркс урамы, 43 йорт адресы буенча урнашкан бинада бара торган ремонт эшләрен карадылар. 

Ремонт эшләрен башлау турында карар уку елы ахырында кабул ителгән иде. Университет планы буенча, моңарчы Идарә, икътисад һәм финанслар институтына караган бинада КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының кайбер кафедралары да урнашачак.

Ремонт эшләрен уку процессы тәмамлануга, 18 июньдә үк башлап җибәрәләр. XIX гасыр ахырына караган бинага косметик кына түгел, капиталь ремонт таләп ителә. Бигрәк тә күпләр аудиторияләрдәге суыкка зарлана торган булалар. 

Университет җитәкчелегенең планнары — шәһәр үзәгендә урнашкан бу мәдәни мирас объектын алдынгы фәнни үзәккә әверелдерү. Аерым алганда биредә ситуацион үзәк уранашачак.