Шагыйрь Булат Ибраһим: «Күпчелек шагыйрьләр иҗатларын халыкка җиткерә белми»

«Шагыйрь – бөтен кеше алдында үз җанын ачучы кеше», дигән япон язучысы Акутагава Рюноскэ. Чыннан да, поэзия – ул сәләт, ә сәләт еш кына хезмәт итү белән бәйле. Шагыйрьләр, рәссамнар кебек үк, хакыйкатькә, матурлыкка хезмәт итәргә, югары, чын мәгънәгә ия булырга тиеш. Шагыйрьләрнең хезмәте турыдан-туры сүз белән бәйле, бу, минемчә, аерым җаваплылык өсти, чөнки сүз белән күккә чөяргә дә, үтерергә дә мөмкин. Татар әдәбиятына яңа сулыш белән яшьнәп килеп кергән Булат Ибраһим шундук укучының мәхәббәтен яулап ала. Җәмгыятьне төрле төсләрдә чагылдырган гади Лаеш егетенең шигырьләре халыкның күңеленә үтә. Моның сәбәбе нидә? Гомумән, Булат Ибраһим шагыйрь буларак кем икән ул?

— Булат, шагыйрь булуга, кулыгызга каләм алырга нәрсә этәрде?

— Кечкенә чакта шагыйрь булырмын дип уйламаган да идем. Шулай бервакыт кышкы көн белән сокланып дип әйтимме, үзеннән үзе “Кыш җитте” дигән шигырь язылды. “Менә кыш та килеп җитте / Ап-ак карлар явып үтте / Буран карлары белән / Кыш бабай килеп җитте” (көлә). Кайбер кеше бит үзе язганны яшерә, ә минем, киресенчә, барысына да күрсәтеп ләззәт аласы килде. Бәлки шуңадыр шигыремне “Кама ягы” район газетасына җибәрергә булдым. Әни конвертны матур итеп тиешенчә тутырды, ә миңа исә иң җаваплы эш – хат язу гына калды. Әлбәттә, язу процессында хаталар китә инде. Беренче шигыремне хаталы итеп җибәреп булмый дип, яңадан тотына идем. Шулай сигез тапкыр күчереп яздым. Ниһаять, хат җибәрелде, шигыремне газетага бастырып чыгардылар. Аннары әкренләп-әкренләп күңелдә шигырь уты яна башлады, үсә төшкәч, әдәбиятка тартылу көчәйде, аның мәйданы гаҗәеп киң булуы ачыкланды, үземнән дә берникадәр өлеш кертү теләге артты дип әйтимме…

— Иҗат, шәхес, заман төшенчәләрен ничек аңлыйсыз?

— Бу төшенчәләр арасында иң мөһиме, тотрыклырак урын алып торучысы, иҗаттыр, мөгаен, чөнки һәр заманның, һәр чорның үз шәхесләре була. Тарихтан күренгәнчә, вакытлар узу белән кешеләр табынган шәхесләргә карата бөтенләй капма-каршы, тискәре мөнәсәбәт туа. Шуңа заман белән шәхес арасы вакытка бәйле. Чорына бәйләп шәхес үзе дә төрле түбәнлекләргә тәгәрәргә мөмкин. Ә иҗат (сүз чын ихлас иҗат турында бара) иртәме, соңмы заманның да, шәхеснең дә чын йөзен ачып бирүче корал булып тора.

— Язмыш, бәхет төшенчәләрен ничек аңлыйсыз?

— Болар икесе дә бер үк төшенчәләрдер, мөгаен. Кемдер әйтә бәхет өчен көрәшергә кирәк ди. Бу фәлсәфи озак-озак сөйләшү булыр иде. Бары тик яшәргә кирәк, матур итеп яшәргә, кайдадыр кемгәдер юл бирергә, кайдадыр үз сүзеңдә нык торырга. Шәүкәт Галиев әйткән бит: «Иң бәхетле чагың – бәхет турында уйламаган чагың».

— Кайсы шагыйрьнең иҗаты сезгә илһам бирә?

— Башлангыч сыйныфларда гел Тукай китапларын укыганга күрәдерме, әле дә күз алдымда әни алып кайткан «Шүрәле» китабы. Аннары гына, үсә төшкәч идеаллар үзгәрә, җаныңа, рухыңа туры килгән авторларны да эзли башлыйсың. Мин тыныч холыклы кеше, әмма үземә эталон, маяк итеп Һади Такташ шигъриятен сайладым. Югары сыйныфта, студент булган чорда Мөддәрис Әгъләмов, Зөлфәт кебек яңа авторларны ача башладым.

— Бүгенге көндә яшьләрдән кемнең иҗатын күзәтәсез? 

— Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах иҗатларын күзәтү кызык. Безне яңа дулкын шагыйрьләре дип атадылар, ләкин, кызганыч, саный башласаң, унбишләп җыелабыз микән? Яшьләр поэзиядә, миңа калса, күп түгел.

— Нинди темага язылган шигырьләр күңелегезгә якын?

— Табигать һәм кеше турында. Хәзерге заман вәзгыятендә кешенең урыны турында, милләт, тел турында.

— Шигырьләрегездә патриотизм хисен ничек саклап кала аласыз?

— Минемчә, ул йөрәккә салынган. Шигырь туганда да ничектер күңел ярсый, нәрсәгәдер ачуың килә, барысын да үзгәртәсе иде дисең, җимерәсе-төзисе. Алар барысы да сүзләр белән агылып чыга. Иҗат процессында патриотизмны агитациялим дип уйламыйсың, әлбәттә. Ихлас, дөрес булган уйлар үзеннән үзе түгелә.

— Укучыга ни дияр идегез?

— Битараф булмыйк!

— Илһамны кайдан аласыз?

— Миңа калса, ул кызыклы идея табу һәм башкача фикер йөртү мәле. Мисал өчен, урамга чыкканда тиктомалдан башка кирәкмәгән уйлар килә башлый һәм шулар сине каядыр тирәнрәк алып керә. Кыскасы, абстракт уйлар туа. Алар бутала-бутала кызыклы фикергә уралып, бер ноктага килеп төртелә.

— Сез үзегезне сәясәтче дип атый аласызмы? Илдә барган вакыйгаларга тыныч карый аласызмы?

— Мин гомумән хәзер яхшы сәясәтчеләр булуына шикләнәм. Ул бит шундый ук Ходайдан бирелгән сәләт булырга тиеш, ул халыкны тоярга тиеш, ул кайдадыр ике адым алга китәр өчен, бер адым артка чигенә белергә тиеш. Шагыйрь-язучылар күпмедер дәрәҗәдә алар сәясәтчеләр, чөнки алар кеше күңелен тоя, шуңа күрә илдәге вәзгыятьне дә тыныч күңел белән кичерә алмыйлар. Ләкин алар стратеглар түгел бит, төгәл чыгу юлын, чишелешне күрсәтеп бирә алмыйлар.

— Булат, яшь шагыйрьләргә нинди киңәш бирер идегез?

— Нәрсә телисез – шуны языгыз дияр идем. Һәркем үз стиле, үз фикере белән язсын, иҗатны аерым кысаларга ябып куймасыннар. Иң мөһиме – шигырьләрен яхшы, сәнгатьле итеп укырга, тәкъдим итәргә өйрәнсеннәр, чөнки әсәрнең рухы, җаны автор үзе укыса гына сизелә. Ни кызганыч, күпчелек шагыйрьләр иҗатларын халыкка җиткерә белми…

*Булат Ибраһим КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбен (элеккеге татфак) тәмамлаган.

Динә ЙОСЫПОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фотолар Булат Ибраһимның «ВКонтакте»дагы битеннән алынды.