Шар очырган өчен штраф!

zBTVegkEdQI«Кем шарларны очыра, шуңа 250 сум штраф!» — дип кычкырды кисәк Хуҗа Насретдин. Шул чак бер шар җиңел генә күккә күтәрелде. “Алла хакы өчен, җибәрмәгез инде, җанашларым. Мин өч дигәч кенә җибәрәбез. Димәәә-әә-әк, бер, ике, өч!”. 110 шар бердәм рәвештә күкләргә очты.
19 нчы май көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театрының 110 яшьлек юбилее уңаеннан флешмоб оештырылды. Катнашучылар 110 санын ясап, 110 шар очырды.
Флешмобка, чыннан да, театр сөючеләр җыелган иде. Ник дигәндә, Хуҗаның театр турындагы мәкерле сорауларына катнашучылар бик тиз җавап тапты, бүләкләр алды.
Чараның алып баручысы Хуҗа Насретдин — Фәнис Җиһанша: “Фотоларны урнаштырганда #ФәнисҖиһаншин хэштегын куябыз, — дип шаярды,- тагын #Камалтеатрыняратам ны. Шулай ук ул Вконтактедагы үз төркемендә болай дип яза: “Татар тарихында беренче зур флешмоб. Беренче зур селфи. Катнашучыларга зур рәхмәт!”
Гадәттә туган көнгә бүләксез йөрмиләр, ә монда киресенчә: туган көнгә килгән катнашучылар Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнә чакыру билетлары белән бүләкләнде.