«Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы…». Г. Тукай.

8_aB9yiY0_AСөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеен каршыларга әзерләнгән көндә без Сезне яшь шагыйрь-шагыйрәләр, иҗатчылар белән таныштырырга уйладык. Шөкер, алар университетыбызда җитәрлек. Күбесе — КФУда эшләп килә торган «Әллүки» иҗат берләшмәсе әгъзалары. Шуларның берсе — Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияты бүлегенең 2 нче курс студенты Алсу Сәлахова.

«Шигырь wDkvotSjEpgязуым, гадәттә, башыма килгән ике уңышлы юлдан башланып китә. Ә инде ул юлларның шигырь барышында кайсы темага кереп китүе илһамымнан тора. Шуңа күрә, еш кына шигырьләремнең ничек тәмамланасын үзем дә белмим,» — ди Алсу. Сезнең игътибарга аның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

57594202_1270897784_0_27368_fbcd1fa0_XL

Умырзая исе

Мине югалту сине куркытмый…

Мин синеке һәм зуп-зур нокта.

Син минем юклыкны сизәсеңме?

Мин тилереп бетәм син юкта.

Миңа һава җитми, тын кысыла,

Күздән ярышып чаба яшьләрем…

Туган яктан ерак булган чакта

Сагындыра, диләр, хәтта әрем…

Ник мин сагындырмыйм?

Мин әрем түгел, иреннәреңне

Әчеттермәм, вәгъдә, беркайчан!

Эх, ник умырзая исе түгел,

Әрем тәме истә калучан?!

 

Онытылган авыл сукмаклары9JqNlmE4GAY

Онытылган авыл сукмаклары…

Бүген тагын артты берәүгә.

Ни өчендер көзләр бик тиз җитә:

Сала тагын алтын биләүдә.

Яңа үрләр яулау, тормыш куу

Кереп китте, ахры, гадәткә.

Тагын яллар үтте, ә балалар

Шаккаталар, карап сәгатькә.

“Вакыт үтә” диләр. Үтәдер шул,

Онытыла бик күп сукмаклар.

Әнкәйләрдәй юлны күзәтәләр

Кырлардагы ялгыз башаклар.

Әнкәйләрдәй юлны күзәтәләр

Сары моңга тулган тал-тирәк.

“Вакыт үтә” диләр. Үтәдер шул,

Тик үкенмәсме соң ут-йөрәк?

Авыл сукмакларын оныталар:

Яшь үләнгә тула тигез юл.

Авыл хәзер шундый якын кебек.

…Тик әнкәйсез авыр икән шул.

***

Мин сиңа шигырьләр укый идем кичен

Чынаякта карлыган тәмле чәй.

Утлы багана җирне карга күмә…

Җәелгән кочагың тулы җәй.

Син көлә идең минем рифмалардан

“Мәгънәсез” дия идең күбесен.

Хисләр мәгънәсез буламыни, җаным?

Түгелә икән инде, түгелсен.

Һәрбер хисем рифма төсен ала,

Һәр юлыма – икенчесе иптәш.

Син һәрвакыт минем шигыремә елмай,

Син һәрвакыт “җаным” дип эндәш.

Синең белән миңа картлыкта да

Шигырьләрдән яхшы кәеф иңсен.

Җыерчыклы кулың билне кочакласын,

Чәй таратсын карлыган хуш исен.

2015_12_02_04_002

P.S. КАДЕРЛЕ УКУЧЫЛАРЫБЫЗ! ТИЗДӘН БЕЗДӘ ЯҢА РУБРИКА — «ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН»  —  БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК! ҺӘР ҖОМГАНЫҢ КИЧЕНДӘ ЯШЬ ИҖАТЧЫЛАР БЕЛӘН ТАНЫШТЫРАЧАКБЫЗ.  БЕЗГӘ ҮЗ ИҖАТ ҖИМЕШЛӘРЕГЕЗНЕ ҖИБӘРЕГЕЗ! ИҢ УҢЫШЛЫЛАРЫ БИРЕДӘ УРЫН АЛАЧАК.