Шигырьләрендә — күңел җылысы

Сезнең дә шигърияткә гашыйк дусларыгыз бармы? Ә бит алар өчен ул аерым дөнья… Шигырь юллары аша алар тирә-юньгә карата мәхәббәтләрен белдерә, дөньядагы гаделсезлеккә каршы чыгалар.

Дустым, курсташым Марсилә белән укуның беренче көннәреннән үк аралашуыбыз җайлы башланып китте. Дөресен әйткәндә, без аның белән беренче парага бераз соңа калдык. Аудиториягә курка-курка килеп кергәнебез әле дә хәтердә. Югыйсә, укучы курсташларыбыз белән дә юньләп таныш түгел. Шул вакыттан мин аны гади, беркатлы, самими кыз булуын аңлап алдым. “Миннән әллә ни ерак китмәгән бу кыз” дип уйлап та куйдым әле. Ә көннәр барган саен без аның никадәр эчкерсез, җиһанга карата олы мәхәббәте булган кеше буларак белдек. Шул мәхәббәтен Марсилә шигырь юлларына сала иде. Аның язган шигырьләре санаусыз. Күбесен ул яза да, каядыр алып куя. Без күрми калабыз. 4 курста аның шигырь язуы бөтенләй хоббига әйләнеп куйды. Марсилә “Инстаграм” социаль челтәрдәге битендә үзенең язган шигырьләрен сөйләп кертүе, аның язылучылары арасында зур соклану уятты. Хәтта, заказга шигырь дә сорый башладылар. Шулай, шигырь яздыру чираты көннән-көн арта барды.

– Миңа шигырь язу, Аллага шөкер, бик җиңел бирелә. Мәктәптә укыганда ук күңелне бушатырга яисә шатлыгым белән уртаклашыр өчен шигырьләр яза идем. Ул вакытта төп тема мәхәббәт. Хәзер, яшь барган саен, җитдирәк мәсьәләләр хакында уйланасың. Алар турында юллар тезәсең… Бәлки, кемдер аларны укып уйланыр да, андый хаталарны кабатламас дип ышанасың,” – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша ул.

Марсилә үзе Кукмара районының Вахит авылыннан. Мәктәп елларыннан ук бәйрәмнәр алып бару, гомумән, сәхнә эше аның өстендә була. Иҗатка мәхәббәте аны журналистикага алып килә дә инде. Кызның әти-әнисе дә аның әлеге өлкәгә тартылуын сиземләп алалар, чөнки 5-6 яшьлек кызчык көннәр буе көзге каршында таракны микрофон буларак күз алдына китереп, һаман нәрсәдер сөйли.

Марсиләгә зур бәхет елмая: ул үзе теләгән уку йортына укырга керә, иҗат белән шөгыльләнә. Шигырьләр язу белән беррәттән ул бәйрәмнәр, төрле чаралар да алып барырга теләк белдерә. 100-120 шәр җыелган кешеләр белән тулы залларны гөрләтә ул. Күп кешене тормыш мәшәкатьләреннән арындыра. Ул үткәргән бәйрәмнәрдә булган һәрбер кунак аңа рәхмәт әйтеп, кайтып китә. Яраткан эшең белән шөгыльләнүдән башка тагын нинди рәхәтлекләр бар икән соң бу дөньяда? Марсилә көненә өчешәр-дүртешәр зачетлар биреп, бәйрәмнәр алып барырга кайта. Бирешмәде, матур итеп чаралар да уздырды, укуын да онытмады.

Булганнан бар да була диләрме әле? Марсилә бу очракта искәрмә түгел. Иҗатка гашыйк булган, үз максатларына теләп ирешкән дуслар белән уку, аралашу бигрәк тә яхшы. Аларның куанычларын күреп, син дә куанасың. Алар моңсуланганда, син дә авыр сулап куясың. Әмма, Марсиләбез авыр сулаучылар арасыннан түгел. Ул дөньяга һәрвакыт позитив карашта. Еллар үтәр, без дә югары уку йортларын тәмамларбыз. Ләкин, Марсиләнең миңа багышлап язылган шигырь юллары һәрвакыт көндәлегемдә сакланып калачак.

Фәнүзә СИРАҖИЕВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе.

Фотолар Марсилә Фәхертдинованың «ВКонтакте»дагы аккаунтыннан алынды.