Ә син хәрби учетка бастыңмы әле?

Бакалавриатның һәм магистратураның 1 нче курсында укучы барлык егетләргә Казан федераль университетында хәрби учетка басу мәҗбүри. Моның өчен махсус график төзелгән. Аның белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин. Учетка басканда үзең белән паспорт һәм «приписное свидительство», хәрби хезмәт үткәннәрнең яки хезмәткә яраксыз дип табылганнарга хәрби билет булу кирәк.

Учетка баскан беренче курс студентына теркәлү урыны буенча хәрби комиссириатка тапшырыла торган белешмә бирелә. Аның нигезендә КФУда уку вакытында РФнең хәрби көчләре сафына чакырылу кичектерелә.

КФУның хәрби учет һәм мобилизацион әзерлек бүлеге М.Межлаук урамы 1 йорт, 1 корпус адресы буенча урнашкан. Ул 12.00-13.00гә кадәр төшке ашка бүленү белән дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге сигез сәгатьтән кичке бишкә кадәр эшли.

Телефон: 292-22-91