Ә син кышны көттеңме?

Иртән торсам кар яуган,

Җир ак юрган ябынган.

Көз яттым – кыш уяндым.

Сулар һава сафланган.

(Л. Сәләхетдинова, «Кар яуган»)

Сизәсезме, быел кыш безгә бик иртә килде? Башка еллардагы кебек курка-курка гына явып, шунда ук эреп бетүче карлар да быел келәмдәге батыр көрәшчеләр кебек берсен-берсе узам дип, ябалак-ябалак булып явалар. Шул рәвешле алар безгә гүя үзләренең ни дәрәҗәдә ирекле, мөстәкыйль булуларын, бернидән дә курыкмауларын аңлаталар. Чынлап та, алар ирекле…

Эх, рәхәт тә соң шул кар бөртекләренә. Табигатьнең зәмһәрир салкыны да, бураны да куркытмый аларны, киресенчә, сөендерә генә. Ә без, кешеләр, кыш фасылын яратмыйбыз дибез, яратмавыбызны исбатлау өчен күптөрле дәлилләр эзлибез. Мөгаен, моңа ыгы-зыгылы, табигатьнең чын матурлыгын үзенең соры пәрдәсе артында каплап торучы шәһәр тормышы сәбәпледер. Алайса ничек шундый могҗизаларга бай булган ел фасылын яратмаска мөмкин?! Шәхсән мин кышны, аеруча салкын кичтә тын гына явучы карны, күк йөзендә иренеп кенә елмаючы кышкы кояшны яратам. Ә яшь буын вәкилләре нинди фикердә икән? Алар быел кышның иртә килүенә ничек карыйлар? Кыш фасылын яраталармы? Бу хакта үзләреннән сорарга булдым. Җаваплар түбәндәгечә:

Ландыш Гимадиева, ФһМБИ, 1 курс:

  • Кыш фасылын мин бик яратам һәм көтеп алам, чөнки бөтен дөнья саф ак төскә күмелә, энҗе бөртегедәй карлар ява. Бигерәк тә кышкы урман ошый мина. Һәр агач та үзенә күрә бер матурлык, сихерлек биләп тора. Урман эченә кергәч, үземне бер төрле әкият дөньясына кергәндәй хис итәм. Быел кышның иртә килүенә бик гаҗәпләнмәдем. Табигать үз рәте белән бара, аңа каршы килеп булмый.  Кыш белән бәйле булган бер кызыклы вакыйга исемә төште. Бер буранлы кичне клубтан өйгә кайтып барам. Салкыннан капюшонны да кигәч як-ягымны бик күрмим. Капка ачып ябылган гына иде, өстемә кемдер ташланган кебек булып, куркуымнан кычкырырга тотындым. Ул кеше түгел, ә капка түбәсеннән өстемә кар төшкән булган икән. Еларга да көлергә дә белмичә өйгә кереп киттем аннары.                                                                                                                                     Фирүзә Ардаширова, КДМУ (Казан дәүләт медицина университеты), 5 курс:
  • Иртә килгәч, авыррак булды, чөнки салкын, кар әз яуды, урамда караңгы. Андый һава торышы булганда төшенкелеккә тиз биреләсең, минемчә. Әмма бүген кар яву сөендерде. Салкын булуга карамастан, кәефләр яхшы. Мин кыш фасылын яратам да, яратмыйм дип тә әйтә алмыйм. Уңай ягы да, тискәресе дә бар. Уңай ягына килгәндә, кыш көне Яңа ел бәйрәме, ял көннәре гаять күп. Сәләмәтлек өчен файдалы булган чаңгыда, тимераякта шуып була. Ә тискәре ягы – бик салкын, мин үзем җылыны яратам, ә кыш көне бик каты туңам, шуңа күрә җәй айлары минем күңелгә якынрак.                                                                                                                              Айзилә Минеязова, ФһМБИ, 1 курс:
  • Быел кыш, минем өчен, никтер бик иртә һәм сиздермичә килде сыман. Кышның килүенә бик уңай карыйм, чөнки кыш — ул пакьлек һәм сафлык билгесе, яңа өметләр, яңа идеяләр уяна торган чак. Кыш айларыннан декабрь аен яратам, чөнки ул айда иң яраткан бәйрәмем — Яңа ел билгеләп үтелә.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  Илүзә Миргалимова, ФһМБИ, 1 курс
  • Быел кышның иртә килүе мине бик тә шатландырды, чөнки кичтән кап-кара булган җир иртән торганда әкияттәгедәй ак юрган ябынган, ап- ак кар белән капланган иде. Әлбәттә, кыш аен мин бик яратам, чөнки, минемчә, кыш – тылсымлы, сихри, хыялый вакыт.

Ришат Нуриев, Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте, 1 курс:

  • Кышның иртә килүенә уңай карыйм, чөнки кышны бик яратам.  Кыш фасылында, барыбыз да зарыгып көткән Яңа ел бәйрәмен үткәрәбез. Шулай ук кыш көне мин туган көнемне билгеләп узам, шуңа күрә әлеге ел фасылы минем күңелемдә бары якты хисләр генә тудыра.  Кечкенә чактан ук дусларым белән чаңгыда, таудан чанада шуарга бик яратам.Сораштыру күрсәткәнчә, күпчелек яшьләр быел кышның иртә килүенә уңай яктан карый. Бу аңлашыла да. Без барыбыз да диярлек могҗизага ышанабыз, ә кыш ул – хыяллар тормышка аша торган һәм могҗизаларга бай фасыл. Миңа калса, кышны яратмый  мөмкин түгел…Энҗе Ризванова, ФһМБИ, 2 нче курс студенты.