Ә син нәрсә сайлар идең?

Дипломнар яклана, гослар тапшырыла… Ә курку артканнан арта. Кая эшкә керергә, кая барырга дигән уйлар төннәр буе йоклатмый. Ләкин кайгырмагыз, бу проблема аша күпләр үткән инде үткән.

Эшләү-яхшы, яраткан эшеңдә эшләү – күпкә яхшырак. Әгәр дә сез «идеаль стажировканың» нәрсә икәнен белмәсәгез, яки аны кайда табарга икән дип баш ватсагыз, әлеге язма сезгә ярдәм итәчәк.

Димәк, киттек:

1. Эш урынына таләпләрне алдан ук билгеләгез — тату коллективмы, исеме танылганмы, реаль проектлар белән шөгыльләнү мөмкинлеге бармы, нәкъ менә сезгә нәрсә мөһим булуын ачыклагыз? Сез стажировкада нәрсә булдырырга теләгәнегезне уйлагыз да, фикерегезне төгәл формалаштырыгыз. Газпромга, танылган исем йөрткән өчен генә бару, мәгънәсез эш, чөнки әгәр дә сезнең уегызда булган образ, стажировка биргән эш тәҗрибәсе белән туры килмәсә сез вакытыгызны исраф итәчәксез.

2. Бик мөһим фактор, ул да булса практиканың максатын билгеләү, нәтиҗәдә сез бу эштән ни алырга теләвегезне аңлау кирәк. Конкрет һәм үлчәп була торган максатлар кую мөһим. “Тәҗрибә алу”- яхшы, ләкин сез тәҗрибәне стажировкага бармыйча да ала аласыз, ә менә “инглиз телен чит ил юридик оешмасында эшләгәндә куллану, департамент директорыннан яхшы эшләгән өчен мактау хаты алу” – менә болар уңышлы практикантның конкрет максатлары кебек яңгырый.

3. Сез эшләргә теләгән өлкәнең лидерларын табыгыз, аларның кайсы сезгә иң җайлы шартлар бирүен ачыклагыз һәм 4 нче пунктка күчегез.

4. Сайлаган оешмаларның сайтларын карагыз: аларның проектларын, аларның уңышларын һәм үсешен, студентларга карата булган карьера тәкъдимнәрен карап чыгыгыз. Мәсәлән Unilever, Metro cash&carry, Pwc, E&Y кебек зур оешмаларның сайтларында махсус “карьера башлаучылар өчен” дигән бүлек бар. Әгәр дә сайтта нибары бер ике эш урыны турында гына язылган булса, сез сайтта hr-менеджер контактларын һичшиксез табачаксыз һәм инде бер дә курыкмыйча аңа үзегезнең резюмегызны җибәрә аласыз. Әмма бу очракта сез резюме белән тагын бер мотивацион хат та кушып җибәрсәгез яхшы була.

5. Бер генә очракта да, резюмены җибәрдем яки “хедхантерда” җавап яздым, миннән торганын эшләдем дип утырмагыз. Кайвакыт сезнең хатыгыз турында онытырга мөмкиннәр, ул хәтта барып та җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә бер ике тәүлек эчендә оешма җавап бирмәсә, алар әле сезне алмыйлар дигән сүз түгел. HR-менеджерга я рекрутерга шалтыратып, җавап кайтаруларын сорагыз.

6. HR-менеджерларга турыдан туры Facebook ка яки Вконтактега язу: беренчедән, сезгә җавап шактый тиз киләчәк, икенчедән, турыдан-туры язу сезнең чынлап та бу эшкә урнашу теләге булуын күрсәтә. Мондый адым дөрестән дә тәэсирләндерә, чөнки турыдан туры язучылар бик аз.

7. Эш тәҗрибәсе булган кешеләр өчен вариант – департамент җитәкчесенең почтасына язарга. Бу бик тә авыр, чөнки департамент җитәкчесенең исем фамилиясын табу җиңел эш түгел. Ләкин сезнең асистент урынына урнашуыгыз ихтималы арта, чөнки эш урыны гомүмән булмаган очрак ул бер хәл, ә менә җитәкче сезне эшкә алу теләген үзе белдерсә — башка бер хәл.

8. Сез эшләргә теләгән оешмада булган танышларыгызны, танышларыгызның танышларын эзләп карагыз. Кемнең кайда эшләгәнен хәзерге вакытта хәтта социаль челтәрләр аша да белеп була. Клиник психолог Мэг Джей үзенең “Важные годы” китабында көчле булмаган элемтәләрне (сила слабых связей) кулланырга киңәш итә: ул раслаганча, нәкъ менә танышлар, алар аша белгән кешеләр я бер-ике тапкыр аралашкан кешеләр күпчелек очракта безгә эш табу белән булыша алалар. Оялып тормагыз! Сорагыз һәм языгыз – бу сезнең өчен бик яхшы тәҗрибә булачак.

9. Шуны да истә тотарга кирәк: үзегез теләгән оешмада эшли башлаганда беренче елны ук зур хезмәт хакына өметләнмәгез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, еш кына кешеләргә “танылган исемле оешма, зур тәҗрибә, искиткеч перспективалар” һәм “бер дә белмәгән оешма, шикле тәҗрибә, югары хезмәт хакы” арасында сайларга туры килә.

Әлеге язма сиңа кирәкле мәгълүматны сеңдерә алгандыр дип ышанабыз. Шуңа күрә, ә син нәрсә сайлар идең?

Илсинә ТИМЕРОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.