Ә син нинди музыка тыңлыйсың?

Яшьләр өчен хәзерге тормышны музыкасыз күз алдына китерү дә кыен. Кайсы гына транспортка кермә, бөтен җирдә колакчыннар кигән яшьләр, хәтта олылар да күренә. Тротуарларда, ял паркларында, хәтта сәүдә үзәкләрендә – алар бөтен җирдә!

Музыка безнең тормышка кечкенә чактан ук керә башлый. Иң беренче ул бишек җырыннан башланып китә. Тора-бара, бишек җыры балалар бакчасында өйрәнгән кечкенә җырлар белән алмашына. Соңыннан инде, кешедә музыкага кызыксыну хисе уяна.

Нәрсә соң ул музыка? Һәрбер кеше бу сорауга үзенчә җавап бирә. Кемдер өчен, музыка – үзен күрсәтү ысулы, икенче кеше музыкадан илһам таба, өченчесе күңел тынычлыгын көйсез күз алдына китерә алмый. Бу сорауга җавап эзләп, мин КФУ студентларына мөрәҗәгать итәргә булдым.

Беренче сораштырган студентым – КФУның беренче курсында укучы Чаллы егете Давид. Мин биргән сорауга ул: “Музыка минем өчен бик күпне аңлата. Ул мине илһамландырырга, уйландырырга мөмкин. Музыка узган вакыйгалар турында искә төшереп, ностальгиягә бирелергә мөмкинлек бирә. Кайсыдыр җырга биисе, кайсыдыр җырга елыйсы килә. Бер үк җыр бер кешедә төрле эмоцияләр тудырырга мөмкин. Гадәттәгечә, без үзебезнең уйлар, хис-тойгылар белән чагыша торган җырлар тыңлыйбыз, һәм шуның белән музыка күңелдә җавап таба. Бу бик күңелле хис!” – дип җавап бирде.

Җырлардан ул, нигездә, поп, инди-рок юнәлешләрен сайлый. Гадәттәгечә, көненә 2-3 сәгатен тулысынча музыка дөньясына багышлый. Шунысы гына кызганыч, ул, башка яшләр сыман, музыканы колакчыннар аркылы кычкыртып тыңларга ярата. Ә бит андый тынлауның зыяны турында инде бөтен кеше белә…

КФУның журналистика бүлегендә укучы якташым Зөлфәт тә музыкадан башка үзен күз алдына китерә алмый. Яраткан юнәлеше гитарада уйнавы белән бәйле – рок-н-ролл.

“Җырсыз яши алмыйм. Ул миңа һәр нәрсәдә ярдәмен күрсәтә. Мин кәефкә карап, тыңлый-тыңлый аны күтәрәм. Иҗат эшендә дә илһам бик кирәкле нәрсә. Шуңа күрә, языр алдыннан җыр кушам. Күбрәк моңсулары илһамландыра. Музыка тыңламасам, көнем килеп чыкмый”, — ди Зөлфәт. Музыка белән нык бәйләнешен ул колакчыннар аша уздыра. Урамга чыкканда, иң беренче алган әйбере дә наушник. Ул да буш вакытының күп өлешен музыкага бирә.

“Барысы да син тыңлаган тректан тора”, — дип башлады сүзен өченче дустыбыз Тимур. Ул да журналистика факультетыннан булып чыкты. — “Музыка мине дәртләндерә, җанландыра, үз-үземдә ышаныч өсти, кәефне күтәрә. Минем күңелгә бик тә рус рэпы, чит ил рэпы ятты, бигрәк тә 1980 нче-2010 еллар тирәсендә язылган җырлар. Калган җыр төрләре дә була, ләкин алар кәефкә карап алмашынып торалар, ә менә рэп инде минем плейлистта дүрт ел буе тора” Музыканы ничек тыңлыйсын дигәндә, Тимур ничек җайлы, шулай тыңлый: “Ярты ел элек мин музыканы күбрәк колакчыннар аша тыңлый идем. Ни өчен дигәндә, гел иҗтимагый транспортта йөрергә туры килде. Остановкага барганда, автобуста наушник гел кирәк. Ул, һичшиксез, вакуумлы булырга тиеш. Тулай торакта исә мин күбрәк колонкадан тыңлыйм. Машинада инде, әлбәтта, колонкадан.”

Шулай итеп, һәрбер аралашкан студент миңа музыкасыз яши алмавы турында әйтте. Чыннан да, без аның белән бик нык бәйле, ул безне икенче төрле уйларга этәрә, иҗатыбызда булыша, дәртләндерә, кәефне күтәрә. Дөрес, җырны белеп сайларга кирәк, чөнки төрле кешегә ул психик яктан төрлечә йогынты ясый. Шуңа күрә үзегезне позитив якка тарта торган җырларны сайларга тырышыгыз. Яхшы, матур җырлар гомерегез буе сезгә юлдаш булсын, гел булышып торсын!

Нурия Нургалиева. КФУ студенты.