Ә син нинди студент?

Үзе зачетларын хәзерләргә

Барыннан да соңрак тотына,

Үзе зачетларын башкалардан

Алдан бирә, алдан котыла…

Бу шигырь юллары күбебезгә мәктәп пргораммасыннан таныш. Ә бәлки, кайберәүләребез, үзләрен танып, елмаеп куйганнардыр. Әйе, студент еллары барышында нинди генә маҗараларга юлыкмыйсын. Такташның “Алсу”ы да, Толстойның Зухины да булып карарга туры килә. Бигрәк тә сессия вакытында.

Салават күпере төсләре төрле булган кебек, студентлар да бик төрле һәм үзенчәлекле. Араларында бик җитдиен дә, артык шаянын да, кирәк вакытта шук, яисә җаваплыларын да очратырга мөмкин. Карап үтик.

Гап-гади студент. Мондый төргә керүче студент, калган студетлардан әллә ни белән аерылмый. Беренче карашка ул күзгә ташланмый. Гади. Кайвакыт дәресләрне калдырырга ярата. Өй эшләрен (һәркөнне булмаса да) атнага бер әзерли. Сессияны вакытында ябарга тырыша, укытучылар белән әйбәт мөнәсәбәттә. “Башын бәрә-бәрә” укымаса да, уку процессын яхшы алып бара, күңел ачарга да өлгерә. Мондый студентлар күп, аларны еш очратырга мөмкин.

Беренче курс студенты. Ул гади, эчкерсез һәм хыялый. Иң беренче чиратта, куркаклыгы белән аерылып тора. Сессия вакытында бөтенләй хафага төшә. Дәресләрне калдырмый, өй эшләрен әзерләп йөри. Төрле чараларда катнаша, актив. Киләчәккә зур планнар төзи. Укытучылар белән әйбәт мөнәсәбәт алып барырга тырыша.

“Мәңге яшь»… Бу студент бик үзенчәлекле. Аның киләчәк гамәлләрен фаразлап бетерү кыен. Әле яңа гына парада лекция тыңлап утыра торган булса, күпмедер вакыттан соң, аның инстаграм челтәрендәге тарихыннан очраклы рәвештә каядыр шаярып йөргәнен күрергә мөмкин. Төп эше — күңел ачу. Шушы сыйфаты аркасында дәресләрен күп калдыра, өй эшләрен вакытында тапшырмый. Сессия чорында депрессиягә тиз бирелә, чөнки группадашлары семестр буена эшләгән эшләрне аңа берничә көн эчендә эшләп тапшырасы. Димәк, берничә көн буена өйдә генә утырырга туры киләчәк.

Студент-отличник. Ә менә бу төргә керүче студентлар, алар “мәңге яшь” студентларның капма-каршысы. Дәресләрне калдырмый, өй эшләрен һәркөн әзерли. Укытучылар белән дәрестән тыш очрашырга да каршы тугел. Укуга бик җаваплы карый. Сессияне алдан ябып котыла. Күп фәннәрдән автомат ала. Группадашларына күчерергә бирми, үзләре тырышып, гадел юл белән алынган билгеләрне хуп күрә. Икенче төрле әйткәндә “отличник синдромы”. Тагын бер аермалы яклары – алар перфекционистлар. Барысы да калганнарныкына караганда яхшырак булырга тиеш.Группадашларыннан аерылып торырга, үзләрен күрсәтергә яраталар.

Тиктормас. Сүз активист студент турында. Укудан тыш булган барлык чараларда да катнаша. Укудан кала, шөгыльләнмәгән эше юк диярлек. Дәресләргә сирәк йөри, укытучылар белән аралашуы уртача. Сессия вакытында кыенлыкларга еш очрый, бәхеткә, өстәмә баллар коткара. Һәрвакыт күтәренке кәефтә. Актив тормыш рәвеше алып бара. Группадашларыннан талантлы, актив булуы белән аерыла. Студентлар өчен булган төрле чараларда да катнаша. Университетта дуслары, танышлары күп.

“Бәхетле йолдыз астында туган студент”. Төп сыйфаты – хәйләкәрлек. Укырга бик яратмый, яисә ялкаурак та була. Дәресләргә сирәк-мирәк йөри, өй эшләрен күчерергә ярата. Башкалардан елгырлыгы, үткенлеге һәм әрсезлеге белән аерыла. Шул сыйфатларны кирәк урында кулланып зур уңышларга ирешә. Бигрәк тә сессия вакытында алар аңа бик булыша. Алган белеме аз булса да, харизма, матур сөйли белүе белән авырлыкларны тиз җиңә. Гомумән, укытучылар белән мөнәсәбәте әйбәт. Алар белән аралашу юлын җиңел таба. Мондый тип студентларны, икенче төрле “судан коры чыгучы”лар дип тә атыйлар.

“Ике куян артыннан куучы”. Бу эшләп укучы студент. Башкалардан җитезлеге белән аерыла. Укуга сирәк йөри, гадәттә, уку икенче планда кала. Уку белән эшне “бер толымга үреп барырга” тырышса да, сессия вакытында кыенга туры килә.

“Өчле капчыгы”. Укырга яратмый торган ялкау студент. Дәресләргә йөрми, өй эшләрен әзерләми. Йокы белән бик дус. Укытучылар белән начар мөнәсәбәттә, “кара исемлектә”. Уку буенча “койрыклары” буа буарлык. Өстәмә сессиягә калырга ярата. Өчле билгесе алу бәхете татыса, аның өчен бу бик зур бәхет.

“Ташбака студент.” Әйе, андыйлар да бар. Ул беркая да ашыкмый, университетта да, өйдә дә, гомумән, акрынлыкка күнеккән. Ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендәме, әллә инде үзенә шулай җайлы булгангамы? Ансы билгесез. Андыйларга икенче төрле “үз дөньясына чумган» дип тә әйтәләр. Кирәкле мәгълүматны “колак артыннан гына уздыра”. Гадәттә, уку буенча аксый. Укытучылар белән мөнәсәбәте уртача.

Саный калсаң төрлелек бик күп. Мөгаен, һәрберебез дә үзен тапкандыр. Нинди генә студент булмасын, алар — һәрберсе үзенә күрә кызыклы, кабатланмас шәхес. Аларны уңай һәм тискәре якларга бүләсе килми. Чөнки һәрберсе төркем өчен әһәмиятле. Баланс булдырырга һәрберсе кирәк. Шундый күптөрлелек булганда гына, төркем күңелле, дус һәм үзенчәлекле була ала.

Нинди генә булсак та тормышта үз урыныбызны, үз шөгылебезне һәм бәхетебезне табыйк дигән телектә калам.

Алинә Гарипова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: https://yandex.ru/images/search?pos=125&from=tabbar&p=3&img_url=https%3A%2F%2Fdisshelp.ru%2Fblog%2Fwp-content%2Fuploads%2F2019%2F10%2Fcollege-students-studying-on-lawn-classmates-university.jpg&text=%D1%81%D1%82%D1%83%D0%B4%D0%B5%D0%BD%D1%82%D1%8B&rpt=simage