“Сколько выпить мәтрүшкәле чәй, чтобы залечить җан яраларын”

Беркемгә дә сер түгел: хәзерге заманда интернет челтәре безнең тормышыбызны үз ятьмәсе белән тулаем каплап алган. Иртән торып, күзне ачуга, “Дөньяда нинди яңалыклар бар икән?” “Почтама мөһим хатлар килмәдеме икән?” “Фәлән-фәлән кешенең сторисында нинди кызыклы нәрсәләр язылган икән?” “Минем фотома ничә лайк куелды икән?” дип, һәрберебез кесә телефоннарыбызга ябышабыз. Әлбәттә, бу фикер шаяру катыш әйтелде, әмма моны реальлектән бик ерак тора дип тә әйтеп булмас иде.

Яшьләрнең 99%ы интернетта “яши” дип әйтсәк, дөреслеккә әллә ни хилафлык китермәбездер. Телибезме-теләмибезме, ошыймы безгә бу факт, юкмы – заманасы шул, һәм моны танырга гына кала. Интернетны актив куллану төрле блогерларның да яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек артып торуына китерде, һәм шушы шартларда татар телендә аралашучы блогерлар да барлыкка килде. Без бу очракта үзләренең блогларын популярлык казыну максатыннан алып баручы татар егет-кызлары турында сүз алып барабыз, андыйларны бик күп дип әйтеп булмый, димәк, һәркемнең үзен сынап карау мөмкинлеге һәм үз укучысын табуга өмете бар, дигән сүз.

Иң популяр татар блогерларының берсе – Ринат Галиәхмәтов күпләргә инстаграмда «Татар малай» аккаунты аша яхшы таныш. Инстаграмдагы блогында язылучыларының саны ягыннан ул татар блогерлары арасында беренче урында тора (70 меңгә якын кеше аның яңалыкларын укып бара). Биредә ул үзенең көндәлек тормышыннан фото һәм видеолор элә, татар дөньясындагы кызыклы вакыйгаларны яктырта. Әңгәмәләрдә әйтүенчә, Татар малай ана телен нәкъ менә блогер булып киткәч яхшылап өйрәнгән. Бу блогны милли проект дип атап буламы соң? Бик нык тырышсаң гына. Асылда, әлеге блог – коммерция максатыннан эшләнгән, популярлык казануны беренче урынга куйган проект. Шуңа күрә без анда кешене җәлеп итәрлек арзанлы шаяртулар да, реклама постлары да күрәбез.

«Балтач ИЧ» дигән ник астында алып барылган видеоблогта исә төрле эчтәлектәге кызыклы видеолар урын ала: “Кино ЧТО ЛИ?”, “Татар романтиклары”, “Авыл Cool story” һ.б. Аларның да төп максаты – аудиторияне җәлеп итү, блогны укып, карап баручылар санын арттыру.

Тагын “ВКонтакте” социаль челтәрендә оешкан юмористик блогларны да искә алу кирәк. “Че гуглит татар кызы”, “Че казылык” дигән блоглар шундыйлардан. Аларның җитәкчесе – Динара Зиннәтова. Биредә русчалы-татарчалы корама тел белән бирелгән шаяртулы фразаларда замана йөзе чагылып ята. Бу блоглар яшьләр арасында бик популяр. Шунысы игътибарга лаек: “Сколько выпить мәтрүшкәле чәй чтобы залечить җан яраларын”, “Ты мой личный сорт суверенитета”, “Она могла бы жить на Манхеттене, но милләт, әлифбаны саклау, татар теле…”, “Он заработал миллион, но милли ли он?” һ.б., һ.б. Динара блогны акча эшләү максатыннан алып бармый, ул аны милләткә хезмәт итү буларак күрә, һәм милли проектлар өчен реклама да биредә һәрвакыт бушлай.

“Кызык-мызык” блогы җитәкчесе Илназ Габидуллин исә юмористик блог булдыру максатын куйган. Монда инде татарча кызыклы фразалар, сурәтләргә көлкеле комментарийлар, мәзәкләр һ.б. – кыскасы, кешене көлдерә торган әйберләр урын ала.

Саный китсәң, татар телендә эшләүче блоглар саны бик күп хәзер. Без бары иң популярларын гына карап үттек. Әйе, алар күп, әмма бу блогларны милли проект дип атау дөрес булырмы? Алар милләт үсешенә файда китерәме? Туган телебездә матур итеп аралашып, яшьләрнең телен үстерүгә, әхлакый тәрбия бирүгә өлеш кертәме алар? Бу турыда блогерлар үзләре дә һәрдаим истә тотсын иде.

Ләлә Закирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.