Скрипкачы Динәрә Гыйльфанова: «Чит телләрне үзләштерү теләге көчлерәк булгандыр»

Нинди генә сәләтле студентлар юк КФУда. Җырчылар, биючеләр дисеңме, нәфис сүз осталары, төрле кул эшләнмәләре белән шөгыльләнүчеләр… Һәм боларның барсын да университет берләштереп тора. Мондый студентлар укуда да беренче, иҗатта зур уңышлар казаналар. Динәрә Гыйльфанова нәкъ шундыйлардан. Ул филология институтында укый. Чит телләрдә иркен аралаша, һәм бары тик яхшы билгеләр генә ала. Быел уку йортын тәмамлый.

Динәрә мине ничек җәлеп итте соң? Бер мәдәни чарада аның шулкадәр бирелеп, моңлы, җанлы итеп скрипкада уйнавын күреп алдым да, тиз арада аның белән күрешеп, аралашып алырга булдым.

— Динәрә, синең белән якыннанрак танышып китик…

— Тумышым белән мин Кукмара районы Вахит авылыннан. Хәзер филология институтында, чит телләр белгечлеген тәмамлыйм. Бу уку йортына керү кайчандыр минем иң зур хыялым иде, һәм, шөкер, бик тиздән дипломлы белгеч булачакмын. Хыялларым чынга ашты.

— Нинди телләрне үзләштерәсең?

— Инглиз, немец телләрендә иркен аралашам. Ләкин моның белән генә чикләнеп каласым килми. Киләчәктә француз һәм испан телләрен өйрәнәсем килә. Чит телләрне өйрәнү миңа бик ошый. Китаплар укырга һәм аларны анализларга яратам.

— Университетка килгәнче үк бу өлкәдә тәҗрибәң бар идеме?

— Мәктәптә укытучыларым инглиз теленә мәхәббәт уяттылар. 11 нче сыйныфны тәмамлаганда инде инглиз телендә рәхәтләнеп аралаша ала идем. Ә менә немец теленә университетта гына өйрәндем, әлбәттә, беренче вакытларда үз кыенлыклары да булды, чөнки без бит инглиз телен башлангыч сыйныфтан ук үзләштерә башлыйбыз. Дөресен әйткәндә, ничек өйрәнгәнебезне хәзер инде хәтерләмибез дә. Шуңадырмы, 18 яшьтән янәдән башка телне өйрәнә башлавы бик күп көч һәм тырышлык таләп итә.

— Син татар телендә дә бик иркен аралашасың…

Һәр кеше дә үз туган телен камил белергә тиеш дип саныйм. Безнең төркемебездә татар кызлары юк. Шуңа да университет тормышында мин урысча яисә инглизчә генә аралашам. Ә гаиләдә, дусларым, туганнарым белән бары тик татар телендә генә сөйләшәм. Һәм мин бервакытта да телләрне бутап сөйләшмим. Бу бик ямьсез күренеш. Кайбер кешеләрнең бер үк вакытта рус, татар телендә аралашуы миңа бер дә ошамый. Шуңа да мин яки тулаем урысча, яки татар телендә, яки чит телләрдә генә аралашам.

— Иҗат турында да сөйләшик әле.

— Дөрес, мин иҗади кеше. 6 яшемнән шушы өлкәдә. Ә моның өчен үземнең дәү әниемә чиксез рәхмәтлемен, чөнки музыкага булган мәхәббәтне ул уятты. 1 нче сыйныфка укырга кергәч үк, мине район үзәгендә урнашкан музыка мәктәбенә бирде. Мин нәкъ тә менә скрипка бүлеген сайларга булдым, чөнки ул вакытларда телеэкраннар аша бик популяр булган музыкант “Ванесса Мэй”ның иҗатына кызыгып, минем дә аның кебек буласым килә дип, шушы өлкәне сайладым. Биредә мин сольфеджио, музыкаль әдәбияткә өйрәндем, шулай ук хорга да йөрдем. Кечкенәдә скрипка буенча үткәрелгән төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яуладым. Аннары инде мин пианиноны да үзләштердем.

— 6 яшьтән үк боларның барсын да үзләштерү җиңел булмагандыр?!

Әлбәттә, авырлыклар булды, ансыз алга таба барып та булмый бит. Елаган вакытларым да, бүтән музыка мәктәбенә бармыйм дип киреләнгән чаклар да күп булды. Әмма, миңа дәү әнием һәрвакыт бераз үсә төшкәч син миңа рәхмәтле булырсың дип әйтә килде, мине бирешмәскә, башлаган юлымнан тайпылмаска өйрәтте. Һәм бу нәкъ шулай булды да. Бүген мин шушы һөнәрем булу белән бик бәхетле чөнки музыканы аңлаган, белгән кеше беркая да югалып калмый, бу минем яраткан хобби.

— Хәзер музыка белән еш шөгыльләнәсеңме?

Әлбәттә, чакырган җирләргә бик теләп барып, чыгышлар ясыйм. Дусларымның – туганнарымның бәйрәмнәрендә һәрвакыт катнашам. Яңа көйләр өйрәнәм. Буш вакытларымда скрипкамны алып хисләнәм, моңланам. Хәзер үзлегемнән гитарада уйнарга өйрәнәм. Үземә ошаган җырларны көйлим. Татар җырларын да, рус эстрадасын да бик яратам.

— Мәктәпне тәмамлаганда алдагы тормышыңны музыка белән бәйләү теләге булмадымы?

Минемчә, музыкантлар бик тырыш булырга тиеш. Музыкант буласың килә икән, син көн-төн шөгыльләнергә тиеш, бу бик зур хезмәт һәм җаваплылык. Хәзер бит эстрада өлкәсендә дә бик яхшы, гениаль музыкантлар күп. Үз урыныңны табу да авыррак булыр иде, бәлки. Шуңа күрә минем музыка өлкәсен бары тик хобби итеп кенә калдырасым килде. Чит телләр белән кызыксыну көчлерәк булып чыккандыр, мөгаен…

Марсилә ФӘХЕРТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 4 нче курс студенты.

Фотолар Динәрә Гыйльфанованың «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битеннән алынды.