«Смена»да КФУ галимнәре лекцияләре дәвам итә

13 гыйнвар көнне 15:00 сәгатьтә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә Казан федераль университеты доценты, биолог Рушан Сабировның «Жизнь без Солнца» дигән лекциясе була. Барлык тыңларга теләүчеләр өчен керү ирекле. 

Рушан Сабиров — зоология һәм гомуми биология кафедрасы мөдире, биология фәннәре кандидаты, Казан университеты доценты. Аның өчен бу лекция «Смена»дагы беренче тәҗрибәсе булачак.

Ул лекциясенең мәгърифәт характерында булуын һәм зур фән өлкәсендәге яңалыклар белән кызыксынган кешеләр өчен булуын әйтте.