Соңгы кабат кочакла…

Бәргәләнә
күңел әллә нидән,
качам, никтер, синең кочактан.
Икебезгә
җылы җитмәс төсле
кинәт кенә капкан учактан.

Ашыгып язган
куыш язмаларны
ертып-ертып ташлар идем дә!..
Бу сагышка
мәңге кайтмас өчен
бикләнәсе килә өемдә.

Тәрәзләрне
кагып такта белән,
кертмәс өчен кояш нурын да.
Үз-үземә
корыч вәгъдә бирәм —
уйламаска синең турында.

Хатирәне
ерак яшерергә,
авыр йозак элеп куярга.
Моннан ары
чакырасы булма
таш курчаклар уенын уйнарга!..

Сагынулар
тулы хатларымны
ертам, ташлыйм, ягам учакта!
… Тик соңгы кат,
тик соңгы кат, зинһар,
иң-иң соңгы кабат кочакла.hi2VWuEO9y8 (1)