Соңгы лекция

7nbe6tao24Сентябрь азагында Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Марсель Хәернас улы Бакиров «Шигырьнең образлы-ассоциатив табигате» дигән темага ачык лекция укыды. Бөтен гомерен татар шигырен һәм халык авыз иҗатын өйрәнүгә багышлаган галимнең һәр сүзе игътибар белән тыңланды. Чараның икенче өлешендә галимнең хезмәттәшләре һәм кунаклар чыгыш ясады. Университетның тышкы элемтәләр буенча проректоры Л.Н.Латыпов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р.Җамалетдинов, галимнең хезмәттәшләре һәм шәкертләре Марсель Хәернас улының күпьеллык эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Аның хакындагы истәлекләр белән уртаклаштылар. Төрки-татар шигърияте буенча дистәләгән монография, югары уку йортлары өчен дәреслекләр, 400дән артык фәнни мәкалә авторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Хәернас улы Бакиров галим, педагог, гаилә башлыгы, олы җанлы шәхес буларак бик күпләргә үрнәк булып тора.

Татарстанда гына түгел, тугандаш төрки халыклар арасында да зур танылуга ирешкән галимнең югары уку йортындагы соңгы ачык лекциясе күпсанлы студентлар, галимнең хезмәттәшләре, килгән кунаклар өчен истәлекле һәм шул ук вакытта бик ямансу вакыйга булды. Әмма, профессор Ф.Г.Галимуллин билгеләп үткәнчә, «чын галим эштән китсә дә, фәннән китми».  Олпат галимебез алга таба да безне үзенең саллы фәнни хезмәтләре белән сөндерер дип ышанабыз.

Доцент Луиза Замалиева

Илсөяр Нуретдинова фотолары