Сорау –җавап яки Данил Гыйниятов белән очрашу. 

Яхшы журналист булыйм дисәң, син барлык өлкәләрне дә яхшы белергә тиешсең. Үзеңне үстерү, профессияңә тулысы белән кереп китү өчен үз үҗәтлегең генә җитми, ә бәлкем, шушы сферада зур тәҗрибәсе булган кешеләр белән очрашулар да кирәк, миңа калса. Шуның өчен дә 1-4 нче курс студентлары өчен һәр сишәмбе көнне КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә танылган шәхесләр белән мастер – класслар була. 27 нче сентябрь көнне мастер – класс уздырырга «Татарстан Яңа гасыр» телеканалы җитәкчесенең урынбасары,  сәяси-иҗтимагый тапшырулар алып баручы Данил Гыйниятов һәм «Татарстан Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең хәбәрләр редакциясе җитәкчесе Сәрия Хәбибуллина белән очрашу булып узды. Әлеге күрешү кара-каршы әңгәмә кору рәвешендә барды.

1-5

Данил Гыйниятов сүзен студент елларын искә алу белән башлап җибәрде.

“ Без — болгавыр чор студентлары. Россиядә чын мәгънәсендә революция барган чаклар. Татарстан азатлыгы өчен көрәшкән вакытлар. Күңелле чаклар да бик күп иде,» — дип искәртә журналист.

Шулай ук кунагыбыз остазларын аерым бер ихтирам белән искә алды. Бигрәк тә әдип М.Мәһдиев лекцияләрен искә төшерде.

img_3528

Данил Гыйниятов яшьләрнең нинди тапшыруларны карап барулары белән дә кызыксынды. Студентларның бигрәк тә “Яшьләр Онлайн”, “ Яшьләр тукталышы”, “Манзара”, “ Адымнар”, “ Мәдәният дөньясында” һ.б. тапшыруларны яратып караулары ачыкланды. “Яшьләр Онлайн” аеруча да кызыксыну һәм шактый гына зур бәхәс уятты. Әлеге тапшыруның ябылуы яшьләр арасында да, интернетта да, көндәлек тормышта да күп кенә ризасызлыклар тудырды. “ Беренчедән, яшьләр үсте, икенчедән, әлеге тапшыру форматына туры килми. Без тапшыру чыгарыр алдыннан, барлык якларын да уртага салып сөйләшәбез, билгеле бер форматка кертәбез. Ә “Яшьләр  Онлайн” үз форматыннан чыкты, яшьләргә кагылышы булмаган  темалар яктыртыла башлады,” —  дип җаваплады Данил Гыйниятов.

Шулай ук әңгәмәдә күпчелек тапшыруларның кабатлану проблемасы да күтәрелде. Аралашу барышында  “Бер үк әйберләрне «ТНВ планетада» кабатлап күрсәтү ресурсларны, вакытны бушка сарыф итү түгелме икән?” — дигән сорау да күтәрелде. Компания җитештерә торган продукциянең күләме һәм аңа бүлеп бирелгән бюджет чикле, аерым алганда, финанс якка бәйле булуы ачыкланды. Акчаның күпчелек өлеше спутникларга китә. Бер көнлек программа 8 сәгать саен кабатланып тора.

“Вызов 112” тапшыруы буенча да сораулар яңгырады. Яңалыкларда соңгы вакытта күңелсез хәбәрләр, бәла-казаларның күп булуы җәмгыяттә негатив карашлар тудырды. Шуңа күрә бары тикбәла-каза, аварияләр, турында хәбәр итүгә генә корылган тапшыру барлыкка килде.

“Без программаны ясаганда, негатив хәбәрләр күплеге хакында язулар бик күп булды. Шуңа да аерым тапшыру  ясау турында идея туды. Без бары тик шушы концепциягә генә кагылышлы тапшырулар ясыйбыз, аны теләгән кеше карый,теләмәгәне карамый. Чикле аудиториягә каралган“ — дип аңлатты Сәрия Хәбибуллина.

img_3530

Әңгәмәдә телләргә кагылышлы темаларга кереп киткәч, Данил Гыйниятов студентларга шулай ук инглиз телен дә яхшылап өйрәнергә тәкъдим итте. Кунагыбыз фикеренчә, берничә телне яхшы үзләштергән,  белгән журналист һәрвакытта да  кирәк булачак, зур уңыш казаначак. Андый журналистлар универсаль була, чит илләргә барып тапшырулар эшләргә  кирәк вакытта нәкъ тә инглиз телен әйбәт белүчеләрне җибәрәчәкләр. 5-10 елдан шундый замана киләчәк,“ — ди искәртә Данил Гиниятов.

Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 1 курс студенты.