«Совет әдәбияты» журналында Тукай темасы

Тукай мирасы 1950 елларда да татар галимнәренең игътибар үзәгендә торган. Алар Тукайны өйрәнү фәненә үзләреннән лаеклы өлеш керткән. Тарихчы Рәфыйк Нәфиков «Совет әдәбияты» журналының 1952 елгы 7 санында (123-127 б.) кыйммәтле язма бастырган: «Халык шагыйре Габдулла Тукайның Уральскида яшәгән чорына яңа истәлекләр һәм мәгълүматлар (карт коммунист иптәш Гладышев истәлекләре)».

Nhtezo6QI5U

«Әдәби тәрҗемә һәм тел культурасы» мәкаләсендә (1951. №3. 87-98 б.) телче Сәгыйть Фәйзуллин язганча, демократик карашлы әдипләр К.Насыйри, Г.Тукай, М.Гафури, Г.Камал, Ш.Камал, М.Фәйзи туган тел үсешенә зур өлеш керткәннәр. Ләкин шунда ук «татар милли буржуазиясе, бигрәк тә аның «җәдидчелек» канаты гомумхалык теле нигезендә әдәби телне үстерү белән кызыксынмаган, хәтта моны теләмәгән» дип язган автор хаклы түгел, әлбәттә.

1953 елны журнал битләрендә Тукай иҗатына кагылышлы алты язма дөнья күргән, чөнки шагыйрь үлеменең 40 еллыгын җәмәгатьчелек зурлап искә алган. «Хроника» рубрикасында болай язылган: «15 апрельдә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалындагы конференц-залда татар халык шагыйре Габдулла Тукайның үлүенә 40 ел тулу уңае белән җыелыш булды. Җыелышта фәнни работниклар, язучылар, журналистлар, укытучылар, партия, совет оешмалары работниклары, аспирантлар һәм студентлар катнашты. Җыелышны Сталин премиясе лауреаты язучы Гомәр Бәширов ачты. Тукайның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге турында филология фәннәре кандидаты Г.Халит докладыннан соң Габдулла Тукай әсәрләреннән ике бүлектә зур концерт бирелде. Концертта Г.Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры артистлары һәм татар Дәүләт җыр-бию ансамбле катнашты.

Шулай ук Тукайны искә алу кичәләре Республика Үзәк китапханәсендә, ТАССРның Дәүләт музеенда, В.И.Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетында һәм Казанның башка күп кенә предприятиеләрендә һәм уку йортларында булды» (1953. №5. 127 б.).

«Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Үлүенә 40 ел тулуга карата)» Әхмәт Исхак язган мәкаләдә (1953. №4. 96-107 б.) даһи шагыйрь «кече яшьтән үк үз халкының авыр тормышын үз күзе белән күреп, ярым ач крестьяннар, вак кустарьлар, ярлы шәкертләр, эшчеләр һәм хезмәткәрләр арасында яшәде. Турылыкны сөюче, ялкынлы хисле, сизгер акыллы һәм нык характерлы бу яшүсмер дөньяның иксез-чиксез киңлеген, аның табигатенең байлыгын һәм матурлыгын, ләкин шул иксез-чиксез табигатьнең һәм аның байлыкларының хуҗасы булырга тиешле хезмәтчел халыкның (курсив минеке. – И.Ф.) иң авыр шартларда хокуксыз яшәвен күреп үсте. … Ул азат Россия турында хыялланып яшәде» дигән гыйбрәтле юллар бар. Уйланыйк әле, Ә.Исхакның XX г. башы россия җәмгыяте хакында әйткән сүзләре хәзерге заманга аваздаш. Бүген дә «хезмәт халкы хокуксызлыкта, бәхетсезлектә, ярлылыкта изелеп яши» түгелме?

Тукайның беренче рус революциясе елларына туры килгән башлангыч иҗаты бик бәракәтле, чөнки ана телебездә газета-журналлар күпләп чыга башлый. Ходай үзенә каләм тибрәтү сәләтен биргән Тукайда шул вакыт язучылык рухы уяна һәм Каләмнең гаҗәеп көчкә ия икәнлеген аның моң белән сугарылып, хәсрәтле телдә язылган шигырьләре исбатлый. Ул татар халкының газаплы авыр тормышын чагылдыра, аның поэтик уйлары милләтнең борчуларыннан аерылгысыз, шагыйрьнең хәсрәте бөтен татар җирен каплаган бөек хәсрәттән аерылгысыз. Шуңа күрә мәшһүр сүз остасы халкыбызның азат тормыш хакындагы иң матур хыялларын ачып күрсәткән, милләтнең иң тирән хисләрен уяткан. Тукай – туган халкының ачы хәсрәтен һәм якты өметен җырлаучы, шанлы тарихын данлаучы.

Ул: «Барып керик хөрриятнең кочагына, Тәрәкъкыйнең күкләренә очмагына», – дигән чакыру белән «Дусларга бер сүз» шигырен тәмамлаган. Ләкин мәкаләсен социалистик революция позициясендә торып язган Ә.Исхак «17 октябрь манифестының патша хөкүмәте тарафыннан ясалган бер манёвр, халык массасын алдау булып торганлыгына да төшенеп җитә алмады», буржуаз-демократик революциягә һәм патша манифестына чын күңелдән ышанды, халыкны сыйныфларга бүлмичә, аны бердәмлеккә чакыра торган «Иттифак хакында» исемле шигырь язды дип Г.Тукайны гаепләгән. Бүген мин һич курыкмыйча, Тукай милләт эшләре мәсьәләсендә бик хаклы булган дип бөтен җиһанга оран салам, чөнки кайбер әдәби тәнкыйтьчеләр аңардан кызыллык эзләп газапланганнар, дәһри (атеист) шагыйрь ясарга тырышканнар. Исхак исә Тукайны революцион-демократ шагыйрь итеп бәяләгән. Моннан тыш, «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» («Әйдә, халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә, Бу юлда һәртөрле хурлыкка, зурлыкларга түзмәккә.»), «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» («Җырлыймын, ләкин җырымнан Файда бармы халкыма?»), «Гомер юлына керүчеләргә» («Сөй халыкны, сөй гомерне, Сөй халыкның дөньясын. Без үләрбез, билгеле, тик Үкененечкә калмасын.») исемле шигырьләренә таянып, аның халык шагыйре икәнлеген дә дәлилләгән.

Тукай Пушкинны, Лермонтовны үзенең остазлары итеп танудан тыш, Толстой иҗатын югары куйган, аны «рус язучыларыннан төзелгән изге тәсбихнең иң беренче төймәсе» дип атаган. Ул Некрасовның кайбер шигырьләрен тәрҗемә иткән һәм үзенең байтак әсәрләрен Некрасов иҗаты йогынтысында язган. Ә.Исхак, Тукайның иҗаты характеры ягыннан аеруча Некрасовка якын торган, дигән.

Язма авторы «Көзге җилләр», «Кярханәдә» шигырьләрен анализлап, эшчеләрнең капиталистик изелү шартларында эшләвен Тукай бик белеп, оста тасвирлаган, моңа исә аның «Уралец» газетасы типографиясендә хәреф җыючы булып эшләве, «социал-демократик матбугат белән танышуы һәм революцион брошюралар укуы, социал-демократлар тарафыннан оештырылган митингларга йөрүе, эшчеләр арасында социал-демократик листовкалар таратуда катнашуы», ә соңрак татар телендә чыккан «Урал» исемле беренче социал-демократик газета һәм аның мөхәррире Хөсәен Ямашев белән танышуы-дуслашуы нык тәэсир иткән, дигән.

Җәдидчелек хәрәкәтенә Тукайның мөнәсәбәте турындагы мәсьәләгә карата Ә.Исхак, Салих Гыйлемхан улы Батыев кебек, бер үк позициядә торган, ягъни Тукай җәдидчелек хәрәкәте белән тулысынча бәйле түгел. Татар милли буржуазиясенең идеологиясе булган җәдидчелеккә, «җәдидчелек хәрәкәтенең политик нигезе булган панисламизмга һәм пантюркизмга каршы» Тукай кискен көрәшкән, имеш. Болай уйлай – Ә.Исхакның да зур ялгышы иде. Җәдидчелек «культура ягыннан артта калган һәм белемгә сусаган татар халкының (курсив минеке. – И.Ф.) барлык диярлек катлаулары өчен бик мавыктыргыч таләп булып күренде» дип язуы тагын да зур хата иде, чөнки ул болай әйтеп казан татарларының мәдәниятлелеген, укымышлылыгын югары бәяләгән Карл Фуксның, В.И.Ленинның мәгълүм фикерләрен инкарь иткән.

Бүген билгеле ки, җәдидчелек – ул татар радикализмы идеологиясе, прогрессив күренеш. Татар консерватизмы идеологиясе саналучы кадимчелеккә дә хәзер уңай мөнәсәбәт сизелә.

Йомгаклап әйтсәк, XX гасырның 50 еллар башы татар публицистикасы һәм әдәби тәнкыйте өлкәсендә җәдидчелек кебек киң хәрәкәтне бик тар аңлау хөкем сөргән.

Ә.Исхак кайбер татар милләтчеләрен (Исмәгыйль Гаспралыны) тәнкыйтьләгән Тукайның «Милләтчеләр» шигыренә дә мөрәҗәгать иткән. Автор татар телен госманлы төрекләре теленә алыштыру теләге халык массасы тарафыннан кире кагылган дип язган. Дөрес түгел! Шул ук зыялыларыбыз баш тарткан төрек әлифбасыннан. Мәсәлән, Тукай «Халык әдәбияты» лекциясендә болай сөйләгән: «Без, татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр – Истамбулда, без – монда. Хәерле юлга!». Соңрак «Татар зыялысы. Ул кем?» мәкаләсендә М.Мәһдиев язачак: «Тукай да яшьлегендә хаталанган».

Автор Тукайның «Китмибез!» исемле атаклы шигырен мисалга китереп, шагыйрь «Иң бөек максат безнең – хөр мәмләкәт, хөр Русия!» дип белдереп, азат Россия турындагы революцион-демократик таләпне куйды дигән. Чыннан да, Тукай татар, рус халыкларының ирекле илдә бер-берсен хөрмәт итеп, дус яшәүләрен күрергә өметләнгән, татарның Россиядә башка халыклар белән беррәттән тулы хокук алырга хаклы икәнлеген әйткән. Тукай болай кыю язып, татар халкының таләпләрен монарх Николай IIгә  җиткерергә уйлаган. Ул «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре» шигырендә рус халкын «рус кардәшләр», ә Россияне «уртак Ватан» дип юкка гына атамаган инде.

Ләкин Ә.Исхак Тукайның иҗатын җәдидчелек хәрәкәте белән бәйләргә һичбер нигез юк һәм ул бу хәрәкәткә каршы кискен көрәш алып барды диюе белән хаксыз иде.

Тукай пессимист булганмы? Бу мәсьәлә дә игътибардан читтә калмаган. Автор «Тукай иҗатыннан пессимизм табарга маташучы кайбер фальсификаторлар»га, гомумән, каршы чыккан, алар мисалга китергән «Яшьләр», «Кыйтга» («Өзек») шигырьләрендә, Ә.Исхак фикеренчә, пессимизмга ачыктан-ачык бирелү юк. Тукайның «Сәрләүхәсез» шигырендә дә һичбер төрле пессимизм турында уйларга нигез юк икән.

Кыскасы, мәкаләсе ахырында Ә.Исхак халыкның барлык уй-теләкләрен, өметләрен Тукайга кадәр шундый көчле итеп беркемнең дә чагылдырганы юк иде әле, Тукай – чын халык шагыйре, дигән.

«Тукайның әдәби пародияләре» мәкаләсендә (1953. №4. 108-114 б.) Ибраһим Нуруллин яңа реалистик татар әдәбиятын антиреалистик агымнарның һөҗүменнән саклау өчен «Тукай, татар әдәбиятында беренче буларак, пародия жанрын куллана башлады» дип язган. Тукай халык пародияләре белән таныш булган, мәсәлән, ул бу хакта «Исемдә калганнар» автобиографик повестендә болай дигән: «…бервакыт абыстай өйдә юк вакытта, бәгъзе шаян кызларның: «Кәлимәтен тайибәтен, безнең әни бай хатын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы маңка» – дигән сүзләрен ишеттем».

Тукайның үз чоры пародик әдәбияты белән яхшы таныш булганлыгына тукталып, галим шагыйрьнең бер мәкаләсендә рус сатирик журналларыннан җидесенең исемен телгә алганлыгын искәрткән. Мәсәлән, 1908-1914 елларда С.-Петербургта чыккан «Сатирикон» атналык рус журналы. Редакторы – мәшһүр сатирик Аркадий Аверченко. Тукай аны даими укып барган. И.Нуруллин фикеренчә, Тукайның «Хатыннар хөррияте» шигыре әлеге журналдагы материалдан файдаланып язылган. Тукай пародия осталары Буренин, Измаилов иҗатлары белән дә таныш булган, чөнки аның «Япон хикәясе», «Баскыч» шигыре шушы каләм әһелләре әсәрләре тәэсирендә иҗат ителгән. Сүз уңаеннан, бу журнал турында Мөхәммәт Мәһдиев болай язган: «…Тукайның «Сатирикон»нан дип искәрмә бирелгән әсәрләре дә бар. «Сатирикон»ны укып карасаң, Тукайның татар фельетонына каян өйрәнгәнен аңлыйсың. Дөрес, яшь Тукай көнчыгыш акылын, көнчыгыш мәзәкләрен дә яхшы белгән. Әмма «Сатирикон» аңа үрнәк булган, остаз булган. Тукай язган фельетоннарда Аркадий Аверченко стиле бик нык сизелә. Безнең әдәбият гыйлемендә бу юнәлештә бер генә тикшеренү, өйрәнү булмады кебек.» (Тукай ниләр укыган? (Мөхәммәт Мәһдиев архивыннан) // Идел: яшьләр журналы. 2009. № 4. Б. 42).

И.Нуруллин Тукайның пародик иҗаты үзенчәлеген ачып, «үзенең табигате һәм характеры белән күбрәк үткән гасырның (XIX г. – И.Ф.) 50-60 елларындагы пародик әдәбиятка якын тора, ягъни Тукай пародияләрендә иҗтимагый политик мотивлар өстенлек итә», дигән. Ул үз фикерен дәлилләп, дәвам иткән: «чөнки Тукай – революцион-демократ шагыйрь, ул үзе әйтмешли, «саф, коеп куйган поэт кына түгел…, дипломат, политик, общественный деятель дә».

Чынлап та, Тукай пародияләре эчтәлек һәм форма ягыннан гаять төрле: мөстәкыйль булганнары да, фельетон эченә кертелгәннәре дә, чәчмә яки тезмә рәвештә язылганнары да бар. Шагыйрьнең «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш», «Ысулы кадимче», «Дөнья бу!», «Мөритләр каберстаныннан бер аваз», «Мактанышу» кебек әсәрләрен иҗтимагый пародияләргә кертсәләр, Җаекта ук язылган «Ялкаулык яки җиңел кәсеп», Казан чорына туры килүче «Милләтче», «Шыер» фельетоннарын, «Мәкаләи махсуса»сына кергән бер пародик өзекне, С.Рәмиевнең «Алданган», «Уку» шигырьләренә пародия итеп язылган «Саташкан», «Йокы» шигырьләрен, «Шигырият һәм нәсер» пародиясен әдәби пародия дип атыйлар.

Илһам Фәттахов