Спартакиада тәмам

Кичә, 19 майда, «Буревестник» спорт комплексында КФУ спартакиадасы тәмамланды. Биредә 67 нче тапкыр комплекслы җиңел атлетика эстафетасы үтте. 

Чараны аэробика төркеменең 1 нче курс студенткалары ачты. Бию номерыннан соң КФУ мөгаллимнәрен ГТО значоклары белән бүләкләү тантанасы үтте. Аны Владимир Двоеносов үткәрде.

Чараның спорт өлеше хатын-кызлар йөгерешеннән башланды. Һава торышының начар булуына карамастан, катнашучылар матур нәтиҗә күрсәттеләр һәм җанатарларга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Лидерлар рәтендә Идарә, икътисад һәм финанслар институты, Физика институты, КФУның Яр Чаллы институты командасы кызлары булды.

Ир-атлар арасында йөгереш кискен булды. Биредә дә Яр Чаллы институты командасы сынатмады, беренче булды. Икенче урынны Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты, ә өченче урынны Юридик факультет командасы алды.

Чарага йомгак ясаганнан соң командаларны дипломнар, медальләр һәм тәмле призлар белән бүләкләделәр. Комплекслы зачетның нәтиҗәләре дә игълан ителде: өченче урынны Алабуга институты, икенче урынны — Идарә, икътисад һәм финанслар институты, ә беренче урынны КФУның Яр Чаллы институты командасы алды.

КФУның комплекслы җиңел атлетика эстафетасы КФУда үткән спартакиаданың йомгагы. Ел дәвамында 11 спорт төре буенча 13 ярыш үткәрелгән. Көчле җилгә һәм суыкка карамастан, чара җылы дустанә мохиттә үтте.