«Spell Battle» бәйгесе истәлекләре

oEHtlZMkXv0Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кабаттан орфографик бәйге булып узды. «Spell Battle» дип исемләнгән әлеге бәйге икенче ел рәттән оештырыла.
Катнашучылар үзара ярышырга, көч сынашырга тиеш булсалар да, бәйгедә дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрде. Катнашучыларның да, оештыручыларның да кәефләре күтәренке иде. Китай, Нигерия, Төркия, Иран һәм бик күп башка илләрдән килгән кызлар-егетләр бер-берсен игътибар тыңладылар, көч биреп тордылар.  gDivpp7bJgI

Катнашучылар әйтүенчә, оештыручылар да, казыйлар да һәркемгә карата бик игътибарлы булганнар.HRC4ohAkLGc