«Spell Battle»: үзеңне тикшерергә әзерме?

0P-1BLyZZTgДөньяда бик күп халыкара бәйрәмнәр зурлап бәйрәм итеп үтелә. Шулай ук һөнәр ияләренең дә үз бәйрәмнәре бар. Ә менә филологларга календарьнең кайсы көне «кызыл белән билгеләнгән»? 8 нче сентябрь Халыкара грамотылык көне икән. Без моны һичшиксез үзебезнең һөнәри бәйрәмебез дип атый алабыз. Һәм инде тиешленчә билгеләп тә үтәргә кирәк!
Озын сүнең кыскасы, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кысаларында студентлар тарафыннан оештырылган яшь «Spell Battle» проекты үз грамоталыгына битараф булмаганнар өчен бик шәп акция үткәрә. Сез дә бу чарадан читтә калмагыз. Иртәдән алып һәр тәнәфестә сез үзегенең грамоталык дәрәҗәгезне тикшерә алачаксыз. Кызыклы авыр сүзләр, филолог(!)-көндәшләр, кызу бәйге, истәлекле бүләкләр, кызыклы «фишкалар», яңа танышулар — болар барысы да сине көтә! Тулырак беләсең килсә, Вконтактедагы төркемгә кереп карый аласың https://vk.com/spellbattle
8 сентябрь көнне иртәнге сәгать 8дән бәйгенең оештыручылары сезне Лев Толстой исемендәге Филологияһәм мәдәниятара багланышлар институты холлында каршы алачак. Бу вакыйганы күрми калма!
P.S. Тиздән бу проект өченче сезонына аяк басачак, аның ачылу тантанасына килми калмагыз.