«Спорт – якын дустым»

Сезнең “бадминтон” диюгә күзләре очкынлана башлаган кешене күргәнегез бармы? Ә минем бар. Таныш булыгыз, Булат Мәүлетов. Студент чакта бадминтон уйный башлаган да, хәзергә хәтле дәвам итә. Чып-чын спорт патриоты ул. Турникта тартылу, чаңгыда йөрү, җиңел атлетика, бадминтон –яраткан шөгыльләре.

Аның спорт белән кызыксынуы 8-9нчы классларда башланган. Турникта тартылган, чаңгыда йөргән. Барысына да үзлектән өйрәнгән. Әтисе спорт мастерына кандидат булганлыктан, ул да кызыгып киткән. “Мәктәптә әкренләп ярышларда катнаштым. Ул вакытта әле бик уңышлар да булмады. Чынлап торып студент елларында шөгыльләнә башладым. Спорт – минем якын дустым”, — ди Булат.

Студент вакытта тулай тораклар арасында спартакиада үткән. Булат 5нче тулай торакта торганлыктан, шул команда арасында көч сынашкан. Команда турник буенча беренче урын алган. “Бу өлкәдә зур уңышларга ирешү өчен турникта даими тартылырга, үзеңне формада тотарга кирәк”, — дип киңәшләрен бирде Булат.

Бадминтонга карата мәхәббәт тә студент елларына барып тоташа. Элеккеге КГУның татар филологиясе факультетыннан бадминтон командасы җыелган. “Әзрәк аңлаттылар да, уйный да башладык. Укып бетергәч, эшли башлагач, бу төр буенча ярышларда катнашып урыннар ала башладым”, – ди ул.

Спортчыбыз район мәгариф бүлегендә эшләгәндә үзлегеннән ярышларга йөргән, аннан соң мәктәпкә физкультура укытучысы булып эшкә кергәч, бадминтон түгәрәге алып бара башлаган.

Хәзерге көндә ул Саба районында Түбән Шытсу авылы җирлеге башлыгы. Төп уңышлары да авыл советында эшли башлагач булган. Бадминтон буенча районның муниципаль командасына кергән. Аларны тренерлары Ольга Козлова һәм Гөлнара Зарипова әзерләгән.

“Районның җыелма командасына кереп, Татарстан буенча команда чемпионатында 3нче урын алдык. Районда бадминтон буенча чемпион калдым. 2нче, 3нче урыннар да булгалады”, – дип сөйли Булат.

Бадминтонның шөгыльләнү өчен бик авыр төр икәнлеген дә искәртә Булат. Реакцияң булырга тиеш. Күп хәрәкәтләнү кирәк. Куллар, аяклар, күзләр хәрәкәтләнә. Бадминтон күзгә дә файдалы.

Авыл җирлеге башлыгы булуына карамастан, Булат Сабантуйда уеннарда катнашырга ярата. Уку йортында укыганда конференцияләрдә катнашып, урыннар да ала торган булган. “Авыл яшьләре” дигән спартакиадада 2 ел дәвамында катнашып килгән. Ул анда сыер саву аппаратын сүтеп җыйган, йөгергән һәм турникта тартылган. Команда белән 1нче, 2нче урын алганнар.

Булат сөйләвенчә, спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә файдалы. “Бүтән юнәлештә эшләгәч вакыт табуы гына кыенрак”, — ди ул. Иң мөһиме, артык шөгыльләнеп, организмага авырлык килмәсен.

Альмира Мәүлетова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.