Спортка гашыйк җаннар

3Чаңгылар тотып кулга,
Без киттек олы юлга!
Һәркем белә, 10.2-504ләр
Сәламәтлек сагында!
Институтыбызның 10.2-504 төркемендә белем алучы яшь галимнәр әлеге лозунг белән сәламәт яшәү рәвешен үзләренең тормыш максаты итеп куйган. Тырыш, уңган студентлар салкын кышның кояшлы бер иртәсендә табигатькә чыкканнар! Без дә бу вакыйгадан читтә калмаска тырыштык. Шуңа күрә әлеге төркем белән якынрак танышып, аларның хис-кичерешләре белән уртаклаштык.
Төркиядән килгән Әхмәд Балҗига бу көн аеруча да истә калган. Ул гомерендә беренче тапкыр чаңгыга баскан, аның өчен бу корал белән куллану, бер яктан, авыр, кыен булса, икенче яктан, күңелле булган, чөнки аның янәшәсендә һәрчак актив студентыбыз Гөлфия ярдәмче булып торган. 4
Табигать тә безнең өметләрне аклады дип сөйләде төркем. “Кыш салкын булса да, бу якшәмбе көн үтә кояшлы һәм җылы иде. Без кояшның үзе кебек кызу барганбызмы, урманга җәяү барып җиткәнче бер сәгать юл үтелгәне сизелми дә калган! Ә һава! Искиткеч! Күлдәй зәңгәр күк, “җиле дә вакытында исә”, күкне бизәп кояш балкый, йөзләрдә шатлык, сөенү! Шуу урыныбыз Дубрава урманы иде. Агач өсләренә кунган карлар, мендәр күк күпереп утыралар, әйтерсең лә кыш аларны юрганына төргән дә, “тиздән яз килә, сез аның төп бизәге, яшеллек чыганагы, туңмагыз!” – ди. Ә бу мендәрләрнең, күрәсең, япмасы юк, мамыклары җил искән саен иңнәребезгә коела, ә кайвакыт, безнең белән уйнагандай, өстебезгә зур булып төшеп китә, әй, шулвакыт бер-беребезне котыртып уйнап китәбез! Нәкъ бала вакыттагы кебек! 1Нинди сихәт, күңел тынычлыгы, шатлыклы көлүләр бүләк итә дуслык, бердәм булу һәм вакытны файдалы үткәрү!
Гадәти булмады бу көн, без ишәябез! Дусларыбыз белән генә түгел, әйдәп баручыларыбызны да дәшәбез! Җитәкчебез Әлфия Шәүкәт кызы – безнең әйдаманыбыз! Көнебез тагы ямьле, кызык һәм күңелле узды. Җәяү барган арада киңәш-табышлар, тормыш тәҗрибәсен тыңлап бару тагы да рәхәт иде!
Сез дә безгә кушылыгыз, бергә-бергә күңелле булачак!” дип чакырды төркем вәкилләре.5
Репортерлар: Гөлфия Шәвәлеева, Чулпан Мөхәммәтҗанова