Студент — 1980 & студент — 2020

Балачактан әни, әбиләрнең кичләрен үз тормышлары турында сөйләгәннәрен тыңлап утырырга ярата торган идем. Аеруча да әниемнең студент елларын искә төшергәнен яратам. Үземнең студент чаклар да күңелсез үтте дип әйтә алмыйм. Төрлесеннән булды.

Башта «ДУ»да яшәдек. Әниләргә әйтми генә 8 мартка беренче тапкыр клубка бардык. Бер-беребездән кием, бизәнгеч ише әйберләрне ала торган идек. 12 каттан футбол уйнаучыларны күзәттек. Имтиханнарга әзерләнгәндә килограммлап баллы ризык ашадык. 4 курска җитеп, боларның барысын да күз яшьләре белән искә алам. Имтиханнар беткәннән соң, киемнәрне җыярга килгәндә дус кызым язып калдырган хатка тап булулар искә төшә. Хатта ул миңа еламаска кушкан иде. Булмады гына. Ул хат әлегәчә кулымда. Төннәр буе йокламыйча имтиханга әзерләнүләр һәм соңгысы калгач, бер көн кала, бар эшне ташлап атынчыкка китүләр, төнлә белән кино карарга барулар — барысы да күңелгә кереп калган. Тәрәзә ачу өчен әрләшүләр, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузулар, чын дуслыкның нәрсә икәнен аңлаулар, беренче тапкыр чынлап торып яратулар. Эх, дип искә аласың. Минем стуент тормышының бер кисәге белән сезне таныштырганнан соң, әниемнең студент еллары белән дә таныштырасым килә.

Әнием Вилена Мәсәлимова, 1968 елда туган. Теш табибына укырга кергән. Аны еш кына сораулар белән йөдәтә идем. Ул сөйләгән тарихны сезгә дә тәкъдим итәсем килә.

— Кайчан, кайсы бүлеккә укырга кердең?

— 1985 елда Казан медицина техникумына, теш табибы белгечлегенә укырга кердем.  Тулай торакта 3 кыз яшәдек.  Безнең бүлмә иң матуры иде. Стенада кош рәсемнәре, табигать күренешләре сурәтләнгән иде. Бөтен студентлар безнең бүлмәгә кереп фотога төшә торган иде. Чиста, бер артык әйбер дә юк. Урыннар солдатларныкы кебек тигез итеп җыелган. Кызлар белән бик дус яшәдек. Иртә белән торуга, ашлар җылытып, чәйләр куеп, кызлар торышка әзерләп куя торган идем. Матур тордык. Беребез Биектаудан, икенчебез Яшел Үзәннән, мин үзем Арчадан идем.

Ә без 4 кыз тордык. Алинә, Айсылу, Раилә һәм мин. Башта Айсылу белән ничек дуслашып китәргә икән дип уйладым. Беренче танышкан көнне ул нәрсәдер сөйләп кулы белән ялгыш өстәге киштәгә китереп бәргән иде. Бу күренештән соң дуслашачагыбызны аңладым. Мин дә гел каядыр бәрелеп, сугылып йөри идем. Раиләне исә күптәннән беләм. Олимпиада вакытларында аның белән бергә яшәгән идек. Алинә белән тулай торакка урнашкан көнне таныштык. Яныма килеп, ул миннән: “Син Назлыгөлме?” — дип сорады. Мин исә бергә яшәргә тәкъдим иттем. Төрле чаклар булды, ләкин мин һәрбесен дә яратканымны аңладым. 

Студент чакта нинди кызык хәлләргә юлыкканың булды?

— Берсендә кызлар белән тавык куеп, кинога киттек. Берзаман утырабыз кинода, тавык искә төште бит. Кайтсак, ничек тулай торакта алай кешесе дә чыгып йөрмәгән, күрмәгән дә, тавыкның сөякләренә кадәр көйгән иде. Бер кеше дә ничек күрми калгандыр. Тулай торактан шулай куылмый калдык.

— Еллар узгач, әнигә сөйләргә ярый, диләр. Мин дә әзрәк серләремне ачыйм инде. Безнең дә андый хәлләр аз булмады. Плитәдә ризыкны онытып, көйдереп, тәрәзә ачып, сөлгеләр билән җилләткән дә булды. Имтихан вакытында телефонның шыпылдап идәнгә төшкәнен әле дә онытмыйм. Бер уйласаң карарга да өлгермәдем үзе. Укытучы ничек күрмәде икән. Иң кызыгы телефон төште. Тавышы чыкты. Шул тавышны каплыйм дип мин йөткерә башладым. Тик ул йөткерү соңарды гына. 

— Бюджетта укыдыңмы?

— Әйе. Өчебез дә стипендия алып укыдык. 58 сум 50 тиен иде. Ул вакытта колбаса 2 сум, сыер мае 2 сум тора иде. Атна саен өчебез дә авылга кайта торган иде. Әни шул авыл каймагы, камыр ризыгы пешереп, ит, кайнатма бирә иде. Калганын кибеттән ала торган идек. Ашарга пешерергә бер дә иренмәдек. Тамак гел тук булды.

— Безнең дүртебез дә бюджетта укый, Аллага шөкер. Юлга булса да, акча җитә. Шуңа аптырыйм, элек акча аз, ашарга да булмаган. Ләкин барысына да җиткергәннәр бит. Хәзер ашарга күп, кием-салым адым саен, стипендия җитми. 

— Кино, театрларга еш йөри идегезме?

— Малинин концертларына бардык. Театрларга йөрдек. Аның өчен безнең практика Бутлеровада стоматполиклиникада узды. Шунда мин кассирның тешен алдым да, ул безне бушка кертә торган иде. Шуннан файдаланып, 2-3 тапкыр спектакльгә бардык.

— Театрларга без дә йөреп калдык ул үзе. Журналист булгач, бушлай билет та бирәләр. Тик мин үзем китап кибетеннән генә чыкмадым. Һәр кеше үзенчә рухи байлык эзлидер инде.

— Матур киемнәрне каян ала идегез?

— Ул вакытта кием юк. Кибетләргә бик сирәк кайта торган иде. Әбиеңнең сеңлесе күлмәкләр тегеп бирде. И аңа сөенә торган идек. Берсендә ярканат дип аталган күлмәк текте. Зур кесәләр белән. Матур иде. Ападан калган киемнәр киеп укыдым. Апа укытучыга укыганда 25 кешелек монастырьдә торды. Әни аңа башта атнасына 3 сум бирә иде. Бер укытучысы күреп аңа 5 тәңкә бирергә киңәш иткән. Ул ач торып укыды. Әле ул 2-3 Казан ипие, миңа кекс, кукуруз палочкалары алып кайта иде. Бер дә онытмыйм, аларга кунакка баргач, бер йомырканы икегә бүлеп ашадык.

— Хәзер киемнән күп нәрсә юк. Акчаң булса, барасың да аласың. Тик элек кешеләр бертөрле киенсә дә ниндидер үзенчәлекле була белгәннәр. Ә хәзер исә әллә кием күплегеннән үзеңә кирәклесен табу бик кыен. Кием никадәр күп булса, сайлау да шулкадәр авыр. 

Соңгы сүз.

Аеруча да 4 курсны тәмамлаган студентларга мөрәҗәгать итәсем килә. Вакыт уза, авыр имтиханнар, йокысыз төннәр артта кала. Артыгызга борылып карарга онытмагыз. Бергә яшәгән дусларны, алар белән булган хатирәләрне бер утырып искә алыгыз. Искә төштеме? Аларга бер сәлам хаты юллагыз. Алда сезне яңа үрләр көтә! Мин моңа чын күңелем белән ышанам! Студент чакларны онытмагыз. Сирәк кенә булса да утырып искә төшереп алыгыз әле яме!

Назлыгөл Мәсәлимова.  КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: bigpicture.ru