Студент булу-зур бәхет!?

«Шундый милләт бар – студентлар, күңелле һәм үзенчәлекле халык!»- дип язган бер шигырендә Эдуард Асадов. Чыннан да, студент чоры — кеше тормышында иң матур вакыт дип санала. Шулай булгач, студент булу нәрсәсе белән үзенчәлекле?

1. Студент булу — бик шәп, чөнки син беркайчан да бер урында утырмыйсың.

Студентлар тормышында, вуздан тыш, тагын бик күп кызыклы әйберләр бар: КВН, фәнни түгәрәкләр, тел курслары, концертларда чыгыш ясау һәм башкалар. Студент-ул тормыш сөючәнлек, алар белән ачыш ясау, маҗаралар эзләү, һәм барлык яңалыкларны белү көче идарә итә. Аны берни дә туктата алмый, чөнки ул иң якты хис-тойгылары һәм хатирәләре артыннан куа. Беренче җитди мөнәсәбәтләр, тормышта үз урыныңны эзләү, эшләү һәм яхшырак булу теләге – студентның төп омтылышы.

2. Студент булу бик шәп, чөнки ул — тормыш мәктәбе

Чит шәһәрләрдән килгән студентлар өчен аеруча да. Студентлар тулай торагында яшәүче кеше биредә үзенең беренче шәхси сыйфатларын гына күрсәтеп калмыйча, үз характерындагы башка сыйфатларны да үстерә. Студент  чәйнексез чәй кайнатырга һәм ут яктысында йокларга өйрәнә ала. Ә кичке утырулар, эссе дискуссияләрдә хакыйкать эзләү һәм күршеләр белән сөйләшүләр студентлыкның иң матур өлеше булып тора.

Кыскасы, студент — ул җәмгыятьнең аерым вәкиле. Күп  биремнәр, даими акча булмау һәм мәңгелек ачлык, бу барысыда студентлар турында. Ничек кенә булмасын, студент булу —  зур бәхет!

Диана САДРЕТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе магистры.