Студент өчен моннан да шәп яңалык була алмый!

Бүген, 10 нчы октябрьдә, ректор Илшат Гафуров рәислегендә Казан федераль университетының чираттагы Гыйльми совет үтте. Гадәт буенча, анда каралган төп мәсьәләләр КФУ хезмәткәрләре кандидатураларын гыйльми дәрәҗә һәм исемнәргә тәкъдим итүгә, төрле конкурсларга чыгаруга бәйле иде.

Ләкин студентларга кагылышлы зур чыгышлар да булды. КФУ финанс эшчәнлеге буенча проректор Рәйсә Муллакаеваның башланган уку елында студентларның һәм аспирантларның стипендия күләме турында ясаган чыгышы аерым игътибарга лаек иде. Ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының бакалавриат һәм магистратура студентларының минималь стипендия күләмен 1700 сумга җиткезү хәбәре белән таныштырды. КФУ тагы да алга китеп әлеге түләүләрнең күләмен арттырырга әзер. Әлеге елның ахырына кадәр барлык «бюджетниклар» — магистрлар һәм бакалавриатның икенче курсыннан башлап һәр студент икеләтелгән күләмдә, ягъни 3400 сум стипендия алачак. Шунысын да әйтергә кирәк, Гыйльми совет финанс секторының әлеге тәкъдимен бертавыштан кабул итте. Моннан тыш сүз аспирантларның стипендиясен арттыру турында да барды. Техник һәм табигый фәннәр юнәлешендә укучы аспирантлар ел дәвамныда 7500 сум(узган ел 7120 сум иде), ә «гуманитарийлар» 2921 сум урынына 3500 сум алачаклар. Проректор шулай ук өстәмә түләүләр белән әлеге сумманың аспирантлар өчен 4000гә җитәргә мөмкинлеген әйтте. Әмма стипендия бүлеге аларның кемгә эләгәчәген билгели торган критерийлар уйлап таба алмаячагын әйтте.

Институт директорына минем үтенечем – аспирантура программаларыгыз таләбе буенча атнатахырына кадәр әлеге критерийларны эшләргә. Моннан тыш, аспирантлар инде әзер фәнни кадрлар шуңа аларның җитәкчесе буларак, аларның кайсы әлеге бүләккә лаек икәнлеге сезгә күбрәк билгеле. Теләсә нинди түләү, аз булса да – эшне бәяләү ул, — диде ректор Илшат Гафуров.

Шулай итеп, өстәмә түләү адреслы, ә аңа ия булу юллары якын арада билгеле булачак. Арттырылган стипендиягә аспирантлар инде октябрьдә үк ия булачаклар.