«Студент гаиләсе — 2016» яки гаилә арбасын кайчан тарта башларга?

«ТР Студентлар лигасы» Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм РФнең халык мәгарифе һәм фәне татар республика профсоюз комитеты белән берлектә ТР Хөкүмәте һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән «Студент гаиләсе — 2016» дигән конкурс игълан итә! Конкурсның максаты — институтның яшь гаиләсенә социаль ярдәм күрсәтү, гаилә мөнәсәбәтләре, традицияләре һәм гореф-гадәтләрен яңарту.

Катнашучылардан заявкалар алу һәм теркәү 2016 елның 20 нче ноябренә кадәр. Конкурсның финалы — 9 нчы декабрьгә билгеләнгән. Тулырак итеп https://vk.com/liga_studentov  төркеменнән белә аласыз.

Безнең хәбәрчебез әлеге теманы махсус тикшерергә булды һәм студент елларыннан ук гаилә корып җибәргән парлар белән аралашты.

___________________________________________________________________________________________

Әйеме, юкмы?

“Кайчан кияүгә чыгасың, яки өйләнәсең” дигән сорауга, студентлар, гадәттә, укып бетергәч дип җавап бирсәләр дә, бүгенге көндә КФУда гаилә корып җибәргәннәре инде шактый. Моңа, әлбәттә, төрле карашлар бар. Бер яктан, бу һәркем өчен дә бик шатлыклы вакыйга, ә икенче яктан — авырлыклар да килеп чыгырга мөмкин икәнлеген аңлыйсың. Һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре ягы булмый калмый дигәндәй, бу мәсьәләне дә үзем ныклап тикшереп карарга булдым. Чөнки хәзер күп очракта яшь студент кызларга, очрашып йөргән егетләре тәкъдим ясый да, алар билгесезлектә калалар. “Кияүгә чыгаргамы, яисә юкмы?”. Шушы сорау белән янып йөрүчеләр үземнең танышларым арасында да шактый. Дөрес, ике фикер килеп туа, берсе, әлбәттә, уңай, икенчесе исә — тискәре. Бөтен яшьлегемне әрәм итәм түгелме, кияүгә чыгарга әле өлгерермен дип, тәкъдимне кире кагу очраклары да бар. Күп кызлар кияүгә чыккач тормыш бөтенләе белән үзгәрә дип ялгышырга да мөмкиннәр. Күптән түгел генә үземнең курсташым — Диләрә Кашапова (Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты) — гөрләтеп туй үткәреп җибәрде, яңа тормышка аяк басты, аның фикере исә мондый.

— Миңа ир хатыны булу бик ошый. Тормыш иптәшем белән дә без бик охшаганбыз, чөнки икебез дә уңай атмосферада, җылы чәй эчеп фильмнар карарга, дусларыбыз белән күңел ачырга яратабыз. Гаиләдә бернинди дә авырлыклар сизелми, чөнки бер-беребезне хөрмәт итеп, булышып,  һәр эшне дә бергә, бердәм булып башкарырга тырышабыз. Аллага шөкер, гаиләбез җитеш, фатирда яшибез. Кияүгә чыгуыма бер дә үкенмим, чөнки бернинди дә тискәре яклары юк. Күп кенә минем яшьтәшләрем гаиләле булу яшьлеккә һәм ирекле булуга чик куя дип уйлыйлар, мин моның белән килешмим. Үземнән чыгып шуны әйтә алам, гаилә кору минем өчен тормышының көтеп алган иң күңелле һәм матур мизгелләре, үземне яраткан хатын итеп тою, һәм киләчәктә Алла боерса яхшы әни булу минем тормышымның мәгънәсе.

Шулай ук сораштыруда катнашкан тагын берничә студентның да фикерләрен мондыйрак булды:

Фәнзия Халиуллина, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты:

Кемдер студент вакытта кияүгә чыгуны тәнкыйтьләсә, кемдер шул вакытта хуплый да. Миңа да вакытында кияүгә чыгып калырга кирәк, дөрес эшләгәнсең диючеләр дә, ник ашыктың инде, ир җаена биергә өлгергән булыр идең диючеләр дә булды. Нәрсә генә әйтсәләр дә, мин үземнен бу адымга баруыма хич үкенмим. Бер-береңне яратсаң,  хөрмәт итсәң уку бернигә дә комачау итми. Һәр нәрсәнең үз урыны, үз вакыты. Кияүгә чыктым дип парларны тозлаган булмады. Өйдәге эшләргә дә, укуга да өлгердем. Гаилә булгач укудагы авырлыклар сизелми дә, икесе бергә үрелеп бара. Янәшәңдә һәр уңышыңа сөенеп, кирәк чагында ярдәм кулы сузардай кешең булганда каршылыкларны үтүе дә күпкә җиңел.

Зөһрә Хайруллина, Н.И Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты:

Икенче курсны бетергәч кияүгә чыгуымны күпләр бик иртә дип тәнкыйтьләделәр. Ә мин бик бәхетле гомер итәм, гаиләмнән бик уңдым. Укырга да, өй эшләрен карага да вакыт табам. Кешенең вакыты никадәр тыгыз булса, шулкадәр күбрәк барсына да өлгерә.

Тормыш иптәшләре җитеш гаиләдә яшәткән студент кызларның бернинди дә  проблемалары юк икәне аңлашыла, алар барсыннан да кәнагать. Ә гаилә корырга теләгән кыз да егеттә студентлар булсалар? Бу очракта, әлбәттә, җилкәгә авырлыклар төшми калмый. Торыр урын, финанс мәсьәләсе гаиләне таркатырга мөмкин түгел микән дигән шик туа. Хәзер күп кенә яшьләр танышып берничә ай очрашканнан соң, туй дип кытыклана башлый. Ә инде шаулатып туй үткәргәннән соң, берничә айдан ЗАГЗ ка килеп заявление яза. Ләкин минем танышларым арасында, икесе дә студент булып, матур тормыш итүчеләр бар. Аларның да фикерләренә күз салыйк әле:

Диана Шәфигуллина, Идарә, икътисад һәм финанс  институты:

Гаилә корып яшәү читтән караганда бик җиңел генә тоелса да, үз кыенлыклары да бар. Ләкин минем үземә кияүдә булу, элеккеге тормышыма караганда күбрәк ошый. Чөнки тормыш иптәшем миңа бар эшләремдә дә булыша, начар уйлардан арынырга ярдәм итә. Килеп чыккан проблемалар да бик тиз һәм җиңел хәл ителә. Хәзер безнең ике яктан да туганнарыбыз, дусларыбыз бик күп. Шуңа күрә терәк булырдай кешеләребез дә икеләтә артты. Минем өчен иң мөһиме мәхәббәт һәм гаилә бәхете. Бары бер генә минус, без икебез дә студентлар, шуңа күрә финанс яктан җитешсезлекләр килеп чыга. Ирем укый да эшли дә. Шулай да безгә ике як әти-әниләребез бик булышалар, туйга фатир буләк иттеләр. Шундый әти-әниләребез булганга без бик бәхетле, аларның канаты астында яшибез. Ә уку гаилә тормышы белән бергә бара, ул яктан бернинди дә авырлыклар тумый.

Шуны өстәп әйтер идем, гаилә булгач проблемалар килеп чыкмый калмый, бары тик аларны дөрес һәм бердәм булып хәл итергә, ничек тә килеп чыккан аңлашылмаучанлыктан чыгу юлын эзләргә кирәк, ә ЗАГСка барып гариза язу – проблемадан арындым дигән сүз түгел әле ул, чөнки барыбер кайчанда булса син кабат әлеге хәл белән очрашачаксың.

Әгәр инде сиңа очрашып йөргән егетең тәкъдим ясаган һәм үзеңнең дә кияүгә чыгар теләгең бар икән, “иртә” дип тәнкыйтьләүчеләр сүзенә карама, иң мөһиме үзеңнең бу адымга әзер булуың мәслихәт.

Марсилә ФӘХРЕТДИНОВА, Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең 2 нче курс студенты.

Фотолар http://superstyle.ru/12sep2008/nezrelaja_avantura?print=1 сайтыннан алынды.