Студент-җитәкче

xspvlcebxiwКФУ студентлары  бүгеннән үк киләчәкләрен төзиләр. Уку, практика, эш, җәмәгать эшләре. Күпчелек студентлар «Сәләт» проектларында үзләрен күрсәтәләр. Шундыйларның берсе —  «Сәләт Раушан» аланының өлкән әйдаманы, «Әйдаманнар ярышы 2015» финалисты Игорь Смирнов. Бүген ул — «Әйдаманнар ярышы» проектында куратор.

— Синең өчен «Әйдаманнар ярышы» ул….
— 3 йокысыз тәүлек, 20-30 конкурс, «куркам, ләкин эшләргә кирәк». Бу ярышның иң зур максаты — җиңүче әйдаманны билгеләү түгел, минемчә. Беренче чиратта, Әйдаманка ярдәмендә яшьләр үзләре өчен яңа ачышлар ясый, дуслар таба һәм үзен төрле авыр ситуацияләрдә тикшерә ала.

— Ни өчен «Әйдаманнар ярышы»нда катнашырга кирәк?
— Әйдаманкада синнән «икенче кеше» ясыйлар: шәхси күрсәткечләрең арта, төркем эчендә эшләргә өйрәнәсең һәм лидерлык сыйфатларыңны булдырасың. Уку йортында сине моңа өйрәтмәячәкләр.

— 2016-нчы елның катнашучыларына нәрсә теләр идең?
— Курыкмагыз. Балалар ясалмалыкны яратмый, шуңа күрә һәркем алдында да үзегез булып калыгыз. Иң мөһиме — ярышка «җиңү өчен» барырга кирәк. Бары шул очракта гына иң югары дәрәҗәгә ирешеп була.

Синең дә «Әйдаманнар ярышы»нда үзеңне сыныйсың килсә, гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә.

Ләйлә Сабирова