Студент көнен ничек үткәрәбез?

Бүген бөтен Россия буйлап Студентлар көне билгеләп үтелә. Аны тагын «Татьяна көне» дип тә йөртәләр. 1755 елда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ачылган көннән бирле ул – студентларның төп бәйрәме. Ә 2005 елдан башлап аны рәсми рәвештә билгеләп узалар. Моннан 13 ел элек 25 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бу бәйрәмне рәсмиләштерде.

Студентларның кайберләре кышкы сессияләрен әле яңа гына тәмамлады. Кемнәрдер әле һаман үзенең «койрыгын» бозда хис итә. Тик күпме генә эш өелмәсен, бәйрәм бәйрәм булып кала бирә һәм студентлар аны үткәрмичә булдыра алмый. Казан – студентлар шәһәре булгач, башкала бүген гөр киләчәк.

25 гыйнварны спорт рухында уздырыйм, дисәң, Черек күл паркына кил! Биредә күңелле кичә оештырырга вәгъдә бирәләр. Шугалакта музыканы махсус диджейлар куя. Ә «алтын» сессияле студентларга һәм Татьяналарга тимераякларны бушка алып торып булачак. Шулай ук конкурсларда катнашып, шәп бүләкләр дә ота аласың.

Зачеткаңны да алып килергә онытма. Сессияне уңышлы тапшырырырга ярдәм итүче хәйлә һәм традицияләрне студентлар бик яхшы белә. Шугалакта да бүген студентларны җәйге сессияне уңышлы тапшырырга өйрәтәчәкләр.

2. «Вместе вперед» студент клубларының бөтенроссия форумының бәйрәм концерты

Биредә Татарстан студентлары гына түгел, Россиянең 38 төбәгеннән студентлар җыелачак. Әлеге концертны барлыгы 5000 кеше тамаша кылыр, дип көтелә. Тамашачылар алдында «Звери», DJ Арчи, Юлианна Караулова, Бандэрос төркеме чыгыш ясаячаклар.

 

3. Камал театрында – студентлар көне

Студентлар көне уңаеннан Камал театры “Студентлар чәршәмбесе” акциясен 3 көнгә озайта. Әлеге махсус тәкъдимнең шартлары буенча югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортларында укучы студентлар, театр кассасында студент билеты күрсәткән очракта, 3 спектакльне ярты бәягә карый ала. Акциядә “Банкрот” (24 гыйнвар), “Гөргөри кияүләре” (25 гыйнвар) һәм “Яшь йөрәкләр” (26 гыйнвар) спектакльләре катнаша. Акция шартлары партердагы билетларга гына тарала.

4. Чаңгыда шуу буенча ачык күнекмәләр

Чаңгыда шуарга яратасыңмы, әллә чын спортчылар кебек, шуарга өйрәнәсең киләме? «I LOVE SKIING» мәктәбе нәкъ синең кебекләрне күнекмәләргә чакыра. Ачык күнекмәләр вакытында син «коньковый ход» серләренә төшенерсең, шулай ук чаңгыда шууның башка ысулларын белерсең. Синең шуу техникаңны анализлап, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә аңлатачаклар. Чаңгыларны прокатка да алып була. Моның өчен документ кына кирәк.

 

5. Африка студентларының шигърият кичәсе

Татарстанның Африка студентлары берлеге барыбызны да Африка шигърияте кичәсенә чакыра. Чарада Россиядә Бурунди республикасының вәкалатле вәкиле Эдуард Бизимана үзе язган шигырьләрен укыячак.

 

6. Live Jazz Jam Session джаз концерты

Музыка яратучылар биредә джаз, фанк, соул һәм фьюжн юнәлешендәге көйләрне тыңлый алачак. Бу чара – импровизация музыкасына гашыйк булучылар өчен.

 

7. «Буяулардагы музыка» күргәзмәсе

А.М.Горький музеенда яшь рәссам Мәрьям Кәримованың күргәзмәсе ачыла. Ул Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Биредә музыка тематикасына кызыклы иҗади эшләр, портретлар, пейзажлар белән хозурлана аласың.

«Ялкын» журналы.