Студент-әни серләре

Студентлар арасында гаилә коручылар, әти-әни булучылар аз түгел. Читтән караганда, бала белән укуны бергә алып бару җиңел кебек, ләкин чынында барысы да шулай ансат микән? Үз мисалымда моның «серләрен» бераз ачасым килә.

Училещадан соң институтка укырга кергәндә үз гаиләм юк иде әле. Укырга яратам , эштән кала вакыт та җитәрлек. Рәхәтләнеп язам да, язам дип уйладым. Хәзер үз сүзләремнән үзем елмаеп утырам.

Беренче курсны тәмамлагач, кияүгә чыктым. Башка шәһәргә күченергә туры килде, ләкин укуымны ташламадым. Икенче курсның сессиясен без инде кызым белән бергә икәүләшеп ерып чыктык дисәң дә була. Җиңел булды дип әйтә алмыйм, башка шәһәргә күчү сәбәпле, сессия вакытында фатирын да, баланы карарга да җай табарга кирәк.

Тормыш бер мәлдә 180 градуска үзгәреп куйды һәм мин моңа бер дә үкенмим, чөнки үзенә күрә бер чыныгу юлы. Бала белән уку юлын, хәйләсен эзли башлыйсың, яңа шартларга яраклашып, «комфорт зонасы»ннан чыгасың.

Шушы язмамны язып утырам, ә кырыемда кызым йоклап ята, йоклаган арада язарга өлгермәсәң, каләмең белән дә, кәгазең белән дә саубуллаш!

Әни — студентның «лайфхаклары» алга таба язмаларда яктыртылыр, ә хәзергә иремә һәм кафедрабызның укытучыларына зур рәхмәт әйтәсе килә. Иң зур ярдәм алардан дип әйтсәм, ялгыш булмас.

Гөлназ Хәсәншина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.