«Студент» сүзен кем уйлап тапкан?

Югары уку йортларында укучы студентларга күп кенә кызыклы фактлар, риваятьләр, мифлар һәм гади мәзәкләр багышланган. Аларның кайберләрен искә төшереп китик.


Иң беренче булып “студент” сүзен рим шагыйре Овидий, Афиналарга белем алырга килгәч  куллана. Латин теленнән “студент” сүзе тырышып эшләүче кешене дигәнне аңлата.


Студент буларак, америка математигы Джордж Данциг, галимнәр чишә алмаган статистика мәсьәләсен чиште. Гади студент кебек, ул лекциянең берсенә соңга кала. Тактада язылган мисалны ул өй эше дип аңлый һәм аны чишергә керешә. Шулай итеп, беркем көтмәгәндә аның гениаль галим булганы ачыла.


“Игры разума” фильмының төп герое прототипы математика галиме Джон Нэш университеттан иң кыска рецензиягә ия була. Укытучы бары тик бер юл гына яза: “Әлеге кеше – гений!”


Ә менә Шауляйск университетының студентлары берзаман 600 метрлы шпаргалка ясау өчен 16 сәгать утырганнар.  Конспектларны ятламас өчен нәрсә генә эшләми бу студентлар.


Күп кенә университетлар үзенчәлекле гореф-гадәтләре белән танылалар. Мәсәлән, Принстонда һәрбер 1 курс студенты “Намус кодексы” белән танышырга тиеш. Шуннан соң, ул тантаналы рәвештә беркайчанда шпаргалка ясамау, күчереп язмау турында ант бирә.


Кубик-рубикны уйлап чыгарган Эрне Рубик үзенең иҗат җимешенең шуның кадәр популяр булачагы турында беркайчанда уйлап та карамаган. Әлеге кубик-рубик бары тик архитектура институтында укучылар өчен әсбап булып тора иде. Ә менә инде бүген әлеге кубик-рубик күп кенә кешеләрнең йөрәкләрен һәм башларын яулап алды.


Конспектлар язу гадәтен иң беренче булып граф Уваров кертә. Хәзерге вакытта да студентлар укытучы әйтеп барган лекцияләрне сүзгә-сүз язып баралар. Уваров фикеренчә, мондый конспектлар язу мәгариф системасының эффективлыгын арттыра. Ләкин, шунысы да бар, техника үсеше белән, конспектлар язу тиздән икенче планга күчә ала.


Рәсәйдә, революциягә кадәр, студент көнен бәйрәм иткәндә студентлар турында һәрбер кеше, хәтта полиция да кайгырткан. Ул көнне аларга студентларны кулга алу ярамаган. Киресенчә, студентларның өйгә кадәр кайтырга хәлләре калмаса, полиция аларны озатып куярга тиеш булган. Ләкин ни кызганыч, бүгенге көнгә кадәр әлеге гореф-гадәт сакланмаган.


Урта гасырларда студентларга үзләре белән шпага, пычак, пистолет йөртергә ярамаган. Шулай ук кичке тугыздан соң өйдән дә чыгырга рөхсәт ителмәгән, чөнки алар гади халык өчен куркыныч дип санаганнар. 

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты Илүзә Сәлимова әзерләде.