Студент тормышы буенча экскурсия башлана

12 нче сентябрьдә 17 сәгать 30 минутта КФУ «Уникс» сәхнәсендә традицион «Студент тормышы буенча экскурсия» дигән зур концерт үтәчәк. Ә бәйрәм чаралары 15 сәгать 30 минутта ук башлана. 

Университетка укырга керү, һичшиксез, һәр студент өчен олы тормышка аяк басу, үз профессиональ юлыңны төзү һәм яхшы дуслар табу, үз сәләтеңне ачу мөмкинлеге. Әгәр дә син КФУ да уку бары тик лекция һәм лаборатор эшләрдән генә тора дип уйласаң, нык ялгышасың!

КФУның студентлар клубы төзегән «Студент тормышы буенча» дигән концерт программасы иҗади юнәлештәге иң яхшы студент берләшмәләре белән танышырга ярдәм итәчәк. Чын студентлар атмосферасын тою өчен концертка килергә генә кирәк!

Бу кичтә беренче курс студентларын университет җитәкчелеге сәламлиячәк, ә аннан соң КФУның иң яхшы иҗат коллективларыннан һәм югары курс студентларыннан иң яхшы концерт номерлары күрсәтеләчәк.

 

Билетлар бушлай, аларны институтларның һәм факультетларның социаль-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларыннан алырга була.

 

Рәхим ит, дустым!