Студентлар анкета тутыра: бер Айсылу кош булып кәнәфидән сикерә, икенче Айсылу чәчен кискәнгә үкенә

Мәктәптә укыган вакытта матур тышлы дәфтәрдән ясалган анкета һәркемдә булгандыр. Рәхәт тә иде соң аны чиратлаштырып дусларыңа биреп, анда теркәлгән “Яраткан төсең?”, “Яраткан шөгылең” ише сорауларга җавап алуы, теләкләр укуы. Бүген дә төркемдәшләремә дистанцион рәвештә анкета тәкъдим иттем. Тик сораулары инде җитдиирәк иде.

1. Син кем?

2. Тормыш кагыйдәң бармы?

3. Кредоң

4. Яраткан цитата

5. Нинди дә булса вакыйгадан соң алган тормыш дәресе

6. “Мөмкинлек булса, мин…”

7. “Балачакта мин…”

8. Иң зур ялгышлыгың

9. Иң зур уңышың

10. Сине нәрсә рухландыра?

11. Нәрсәгә ышанасың?

12. “В чем сила, брат?”

Айсылу Нигъмәтҗанова:

— Мин – кеше, шәхес;

— “Нәрсә генә эшләмә – бар да яхшылыкка” принцибына таяну, дөреслек ягында булу, “булдыра алмыйм” дигән уйны баштан чыгарып ташларга һәм үзеңә ышанырга кирәк;

— Һәрвакыт ахыры хәерле булсын дип уйларга;

— “Per aspera ad astra” – “Сквозь тернии к звездам” һәм “Бың галләм” (монысы шаярып кына әйтелә, “бик тиз” дигән мәгънәдә);

— Якын танышымның финанс пирамидасына эләгүе һәм зур күләмдәге кредитлар белән утырып калуы. Кешеләрнең елмаюына, матур сүзләренә генә ышанырга ярамый, аларның уй-гамәлләрен беребез дә белми. Икенчедән, булганына шөкер итеп яши белергә кирәк. Өченчедән, авыр хәлгә тарыган кешеләрнең янында тыңлаучы, ниндидер киңәш бирүче һәм аңлаучы кешеләр булырга тиеш. Әлеге хәлдән соң мин шуны аңладым;

— Мөмкинлек булса, мин бүген үк дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китәр идем;

— Балачакта мин кош булып очарга хыяллана идем, хәтта кәнәфигә басып, кулларымны җәеп, аска сикерә идем;

— Ялгышларым юк дип саныйм, чөнки һәркемнең үз юлы. Тормышта даими сайлау алдында калабыз. Безнең хаталарыбыз да, уңышыбыз да – ул, беренче чиратта, тәҗрибә. Без шул юлны үтәргә дип килгәнбез;

— Әлбәттә, горурланырдай эшләрем күп, ләкин иң зурысы турында әлегә әйтә алмыйм;

— Табигать: яшеллеге, сулары, һавасы, кошлар сайравы, таулар, диңгезләр; концерт һәм стадионнардагы бердәмлек мохите; матурлык, мода; кешеләр белән аралашу;

— Аллаһка, мәхәббәткә, үземә ышанам. Кешеләрнең мәрхәмәтле булуына һәм һәр кеше бәхетле була алуына ышанам;

— В правде и любви!

Назлыгөл Мәсәлимова:

— Мин – кеше;

— Беркемгә дә ышанма, хәтта үзеңә дә. Көчле яңгырдан соң да кояш чыга, авырлыклар да мәңгелек түгел. Булганына шөкер итә белергә кирәк;

— Бер алдасалар кичер, ләкин онытма;

— “Син үзеңән кала беркемгә дә кирәк түгел”;

— Әти-әнигә, яраткан кешеңә авыр сүз әйтергә ярамый. Аларга булган ярату хисем күп очракта эчемдә кала иде. Начар сүзне әйтүе бик җиңел, йөрәктә булганны гына әйтүе авыр;

— Мөмкин булса, яраткан кешем белән күрешер идем;

— Кечкенә чакта мин бик елак булганмын. Гәрчә 20 елдан артык вакыт узса да, берни дә үзгәрмәде;

— Якын кешеләремә авырлык китерү;

— Бердәм гаиләм;

— Ниндидер язма язганда да, эмоциональ яктан бәйлелек булмаса мин яза алмыйм. Әйтик, үпкәләтсәләр, моның миңа файдасы булырга мөмкин. Хисләремне, әйтәсе килгән сүзләремне каләм аша чыгарам;

— Аллаһка ышанам;

— Ышану һәм яратуда!

Наилә Шиһапова:

— Мин – хыялый хатын-кыз;

— Беркайчан да үзеңне алдарга ярамый;

— Мин Аллаһка ышанып яшим;

— “Выбери себе работу по душе, и тебе не придется работать ни одного дня в своей жизни” (Конфуций);

— Якын дустымны югалтканнан соң, бик сирәк кешеләр белән генә якыннан аралашам. Исән чакта дус, туганнарыңның кадерен белергә кирәк;

— Мөмкинлек булса, мин үз күзләрем белән Галәмне күрер идем;

— Кечкенә чакта мин бик оялчан идем. Сөйләшергә кирәк булса да, әнигә йөкли идем бу эшне;

— Бик үкенерлек ялгышларым юк. Алар барысы да – тәҗрибә. Мин алар өчен рәхмәтле;

— Иң зур уңышым – уртак хыялларыбыз булган якын кешеләремне табу, алар мине алга барырга этәрә;

— Музыка, поэзия, уңышка ирешкән кешеләр, табигать рухландыра;

— Аллаһка һәм кешелеклелеккә ышанам. Ярдәмләшеп яшәгәндә генә, барыбыз да бәхетле була ала;

— Сила в уверенности: в себе, в своем деле, в своих близких;

Айсылу Хафизова:

— Мин – шәхес;

— Сине бәхетсез иткән эш белән шөгыльләнмәскә;

— Беркайчан да кулларыңны төшермә;

— “Җилкәннәр җилдә сынала” (Фәнис Яруллин);

— Кеше эшен эшләп, үз эшемнең сыйфаты бик төште, шуңа күрә “юк” дип әйтә белергә кирәк;

— Мөмкинлек булса, мин хәзер чит илгә сәяхәт кылыр идем;

— Балачакта мин бик шук идем. Хәзер дә шундый;

— Чәчемне кыска итеп кисүем;

— Укуны әле тәмамламыйча да, перспективалы эшкә урнаштым;

— Мине уңышка ирешкән, көчле рухлы кешеләр рухландыра;

— Үземә ышанам;

— Сила в правде и любви!

Илгиз Шәкүров:

— Мин – бәхетле булырга теләгән кеше;

— Тормышны катлауландырмаска кирәк;

— Дөньяда мөмкин булмаган бер нәрсә дә юк;

— “Мәңге үтмәс диеп яшәгәндә янәшәдән

Әкрен генә гомер үтеп бара…”;

— Еш кына төрле вакыйгалардан бер дәресне алам: сине нәрсәдер борчый икән – әйт, әйтәсең килә икән – әйт, фикерең бар икән – әйт. Эчтә калмасын;

— Мөмкинлек булса, бөтен илләрне сәяхәт итеп чыгар идем;

— Кечкенә чакта мин архитектор булырга теләдем;

— Белмим;

— Хәзерге эшем;

— Эшемнең нәтиҗәсе, якыннарымның янда булуы рухландыра;

— Сүз көченә ышанам;

— Сила в любви!

Раилә Вәлиуллина:

— Мин – кактус;

— Һәр кеше үзенә карата кешечә мөнәсәбәткә лаек;

— Сөләйман балдагында язылганча, “бар да үтә”;

— “Herkesin penceresi tıpkı kalbi gibi.

Kiminin ki; öfke, kavga nefret.

Kiminin ki;

Aşk, sevgi, şevkat, merhamet” – “Һәр кешенең тәрәзәсе аның йөрәге сыман: кемдер усаллык, начарлык, нәфрәт күрсә, икенче берәү «тәрәзә»сеннән карауга мәхәббәт, ярату һәм мәрхәмәтлелеккә тап була”;

— Кайгы булсынмы ул, шатлыкмы – бар да үтә. Берни дә мәңгелек түгел. Бу фикергә мин ниндидер хәлдән соң тап булмадым. Тормыш барышында булган һәрбер вакыйга моны дәлилли;

— Мөмкинлек булса, 17 яшемә кайтып килер идем (хәзерге акылым белән) яки теләгән бер илемә барып, шундагы халыкның мәдәниятын, көнкүрешен өйрәнеп, иңләп-буйлап дөнья гизәр идем. Монысы, әлбәттә, үз тормышыма гына кагылса. Ә болай җәмгыять өчен файдалырак берәр эш эшләр идем;

— Балачакта мин никтер кыска чәч белән йөргәнмен. Дөресрәге, йөрткәннәр. Кайбер иске фотолардан хәзерге Раиләгә күлмәк кигән малай елмая;

— Рус теленнән ЕГЭда «мировоззрение» сүзендә бер «з»ым төшеп калган иде. Шаярам, ул сүздә генә түгел иде хата. Ә чыннан әйткәндә, кеше ялгышмыйча гына яши алмыйдыр ул. Русча әйтмешли, методом проб и ошибок яшибез бит. Шуңа да “иң зур ялгышым менә шушы” дип атап әйтердәй очрак юктыр. Димәк, вакытында шулай кирәк, шулай тиеш булган;

— Авыр чакта ярдәм итәрдәй, һич булмаса зарланганымны тыңлар кешеләрем бар. Чөнки кеше никадәр генә көчле булып тоелса да, кайвакыт бер җылы сүзгә мохтаҗ чаклар була;

— Шөкер итәргә кирәк дигән уй рухландыра. Чөнки, мәсәлән, мин эштә проблемалар бар дип зарланган чакта гына да, кемдер бер генә көн булса да үз аягым белән урамга чыгар идем дип хыяллана. Мин атам-анам белән сүзгә килгәндә, кемдер якын кешесен бер күрергә тилмерә. Ә, димәк, минем зарланырга хакым юк (булса да, бик аз гына). Шул рухландырып җибәрә дә;

— Кайчан, нәрсә күрәчәгебез алдан язылганга ышанам;

— Брат, братан, братишка. Шушыларның берлегендә!

Алинә Юнысова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.