Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар һәм төрек теле төркеме студентларының Төркия буенча лингвострановедение дәресенә кунакка 1989-1994 елларда КФУның татар филологиясе һәм тарих факультетын тәмамлаган рәссам Наилә Газимҗанова килде. Ул төрекләрнең Эбру (төрекчә Ebru) рәсем сәнгате белән таныштырды, студентлар өчен мастер-класс уздырды.
Эбру сәнгате шәрыкъ илләрендә барлыкка килгән, төгәл кайсы илдә ясый башлаганнары билгеле түгел. Хәзер ул төрек сәнгате булып санала, төрекләр аның белән бик яратып шөгыльләнәләр, алар фикеренчә, бу төр сәнгать тынычландыра, кәефне күтәрә. Эбру – суда ясалган рәсемне төрле өслеккә күчерү сәнгате. Махсус суда ясалган сурәтне кәгазь, тукыма, агач, балчыктан ясалган эшләнмәләргә, хәтта ташка да төшереп була.
Студентлар үзләре әйтүенчә, алар Төркиянең географиясе, мәдәнияты, сәнгатен, гореф-гадәтләрен яратып өйрәнә. Шуңа күрә әлеге очрашу алар өчен аеруча кадерле. Төрек телен өйрәнүче кызлар Эбру серләрен төшенеп кенә калмадылар, ахырдан Наилә Газимҗанова аларга истәлеккә үзләре ясаган картиналарын бүләк итте.