Студентлар җәйгә ничек әзерләнә?

КФУ студентлары бер генә минутларын да бушка уздырмыйлар! Без моңа күп тапкырлар инандык инде.

Мәслән, 2016 нчы елны алар җәягә әзерлек белән башладылар.

Әйдаман – «Сәләт» активистларына җәйге проектларда катнашу мөмкинлеген бирүче иң әһәмиятле статуслардан санала. Татарстан Республикасы, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән сәлкешләрнең ялы файдалы һәм күңелле үтү нәкъ тә менә әйдаманнар кулында. Бу – үз өстендә эш, балалар һәм аларның әти-әниләре алдында зур җаваплылык дигән сүз. Шуңа да ел дәвамында безнең студентлар әйдаманлыкка махсус уку-укыту курслары үтә. Бу атнаның башында «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә XV Республикакүләм «Әйдаманнар мәктәбе 2016» ахырына якынлашты.

XN5CUcOFU0U-1180x786КФУ студенты Марсель Әхтәмов, «Сәләт-Бөгелмә 2016» аланының әйдаманы:

Инде 5-нче сыйныфтан бирле саксофон музыка уен коралы белән кызыксынам, «Android»ны өйрәнәм, Казан (Идел буе) федераль универстеты, Фундаменталь медицина һәм биология институтында, «Дәвалау эше» факультетында белем алам. Мәктәптә укыганда һәрвакыт биология фәне олимпиадаларына йөри идем. Хәзерге вакытта «Студентлар язы»на әзерләнәм. Киләчәктә үземне танылган нейрохирург буларак күрәм!

Үземне бар яктан да үстерәсем килә, чөнки бүгенге «белгеч» төшенчәсе бик үк дөрес түгел дип саныйм. Минемчә, белгеч ул – аерым бер өлкәне генә түгел, ә гомумән, фән һәм тормышны белүче кеше.

«Әйдаманнар мәктәбе»ндә мин җаваплылыкның ни икәнен һәм һәр сәлкешнең ни өчен һәр әйдаманны үрнәк дип санаганын аңладым. Күп белем тплый алдым: балалар белән эшләргә, белем бирү методикасына, зур аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәндем. Хәзер мин балаларга ни өйрәтергә кирәклеген әйбәт беләм! «Әйдаманнар мәктәбе»нә бик рәхмәтлемен!

2mnZPDblYecКФУ, Идарә һәм икътисад институты студенты Адилә Хәбибуллина, «Сәләт-Тел 2016» аланы әйдаманы:

Минем «Сәләт»нең 10-лап проектында катнашканым бар. Волонтерлык хәрәкәте, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале, «День Первокурсника», Президент чыршылары, 1-нче канал йолдызлары белән фестиваль, «Балалар парады» бәйгесе – боларның берсен дә читләтеп үтмәдем мин. Бүгенгесе көндә вокалга зур игътибар бирәм, биим. Музыка мәктәбен, «Ералаш» театр студиясен, фотога төшерү курсын тәмамладым. Фортепиано һәм гитарада уйныйм, бадминтон буенча 2-нче рязрядым бар. Тормышымны иҗатның бөтен өлкәсе белән дә бәйлисем килә.

«Әйдаманнар мәктәбе»ннән мин яңа идеяләр, теләкләр, максатлар белән илһамланып кайттым. «Сәләт»кә мәхәббәтем тагын да артты! Бәйге бик катлаулы һәм авыр булганга күрә, барлык эшләрне дә бик тиз, дөрес һәм әйбәт итеп эшләргә өйрәндем. «Теләмим», «Булдыра алмыйм», «Белмим» — төшенчәләре, гомумән, булмаска тиеш. Чөнки син – әйдаман! Син барысын да белергә, булдырырга тиешсең. Кыска гына вакыт эчендә сәхнәдә сөйләргә оялмаска да өйрәндем. Тәҗрибәле әйдаманнар безне барлык осталыкларына өйрәттеләр, шуңа да мин инде бүген иң шәп аланнарның берсендә әйдаман булудан курыкмыйм. Хисләрем ташый! Миннән ут бөркелеп тора сыман. «Әйдаманнар мәктәбе»ндә мин үземне үзем өчен яңадан ачтым.

Кураторларга, барлык оештыручыларга олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Бу әйдаманнарның гына түгел, тормыш мәктәбе дә. Чөнки биредә алынган белемнәр бөтенесе дә безгә тормышта кирәк булачак.