Студентлар кайда «ял итә»?

Сессия тәмамланды, ниһаять студентларның  да каникуллары башланды. Өйгә кайтырга, туйганчы йокларга була дисезме? Бөтен студентлар да алай эшләми  шул.

Мәсәлән, КФУның кайбер актив студентлары, 27-нче гыйнвар – 2-нче февраль аралыгында,  «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә (Биектау районы, Крутушка бистәсе) XV Республикакүләм әйдаманнар осталыгы «Әйдаманнар мәктәбе 2016» бәйгесендә катнашалар. Чара Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы; яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә үткәрелә.

«Әйдаманнар мәктәбе» «Сәләт»нең җәйге проектлары һәм форумнары өчен әйдаманнар командасы туплау өчен оештырыла.  Мәктәптә 200-гә якын кеше катнашачак. Алар арасында үткән еллардагы катнашучылар да, әле күптән түгел генә «Сәләт» йортында яшь әйдаманнар өчен махсус курс үткәннәре дә бар.

Традицион очрашулар, остаханәләр (мастер-класс),  дәресләр – барысы да быел яңа форматта! Мәктәпнең программасы 3 өлештән тора: уку-укыту, бәйге һәм планлаштыру. Димәк, биредә белем алу, ярышу һәм эш тәртибе төзергә өйрәнергә мөмкинлек булачак.

Уку-укыту программасы кысаларында әйдаманлыкка ия булырга тиешле сыйфатларны ачыклаячакбыз: чын әйдаман психолог та, оратор, оештыручы, укытучы да була белергә тиеш.

Әйдаманнар – «Сәләт» берләшмәсенең җәйге проектларында төп рольне уйнаучы кешеләр булып тора. Смена барышында алар барлык җәйге аланнар белән дә якыннан танышачак,  «Сәләт 2016» форумының концепцияләрен булдырачак, һәрберсенең командадагы урыны, тоткан роле, бурычлары билгеләнәчәк. Шулай ук бер атна эчендә алар спорт, уку-укыту, тәрбия бирү чараларының программаларын төзү белән дә мәшгуль булачак.

Нәтиҗә ясау өлеше ул – бәйге. Монда һәр катнашучы биредә туплаган белеме ярдәмендә үз сәләтен күрсәтергә тиеш була. Бәйге, гадәттәгечә, кичке чара, шәмчек, остаханә, топ-спикер, иҗади чыгыш, командада уен һәм  «Сәләт» күргәзмәсе кебек чараларны үз эченә ала.