Студентлар лидеры кем булачак?

21 мартта КФУда һәр елны була торган «КФУның студентлар лидеры» конкурсы башланып китте. 14 актив студент 2 көн дәвамында профсоюз эшчәнлегендә  үз лидерлык сыйфатларын, белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтәчәкләр. 

Традицион рәвештә конкурс КФУның Яшьләр сәясәте департаменты һәм Студентлар профкомы белән берлектә үткәрелә. КФУ Студентларның беренчел профсоюз оешмасының беренче урынбасары Наил Вяльшин әйтүенчә, быел катнашучыларның составы көчле. Барысы да конкурсантлар белән алдан әзерлек эше алып барылганга күрә. Конкурста институтларның профбюро рәисләре һәм шулай ук профсоюз хәрәкәте активистлары катнаша.

Конкурсның беренче көнендә катнашучылар 3 сынау уздылар: хокукый юнәлеш, дебатлар һәм сюрприз. Конкурсны оештыручылар катнашучыларның хокукый-норматив база белемнәрен, институт бинасында буфет ачу мәсьәләсенә карата үз фикерләрен һәм шулай ук студентларны профсоюзга керергә мотивлаштыру күнекмәләрен тикшерделәр.

Университетыбызны республика күләмендә «Студентлар лидеры» конкурсында  кем тәкъдим итәсе бүген ачыкланачак.