24 октябрь көнне Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең беренче курс студентлары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге белән очрашты. Әлеге чарада бик җитди һәм мөһим сораулар күтәрелде.
ФһМБИ директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы беренче курсларга институтның төзелеше, бурычлары һәм үсеш юллары турында сөйләде, аларны уку һәм тәрбия бүлекләренең урынбасарлары һәм җитәкчеләре белән таныштырды. Шулай ук Рәдиф Рифкать улы бөтен мәсьәләнең дә институт эчендә чишелә алуын ассызыклады: “Төркемегез кураторы, деканат, кафедра җитәкчеләре, институт җитәкчелеге сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Шулай ук Казан федераль университетында электрон гаризалар, мөрәҗәгать һәм шалтыратулар да кабул ителә. Сезнең укуыгыз, тормышыгыз өчен без җаваплы, шуңа күрә бездән уңайсызланмагыз, килегез, проблемаларыгызны хәл итәрбез.” Шул ук вакытта институт директоры студентларның үз җаваплылыгын да искәртте: “Тулай торакта, институтта, гомумән, тормышыгызда үзегезнең КФУ студенты икәнегезне онытмагыз. Тәртипле булыгыз, укуны беренче урынга куегыз.”
Уку-укыту эшчәнлеге буенча директор урынбасары Рамил Хәмит улы Мирзаһитов ел саен студентларның ике сессиядә имтихан һәм зачетлар тапшыруын, кышкы һәм җәйге сессиядә яхшы нәтиҗәләр күрсәтү өчен дәресләргә йөрергә, өй эшләрен соңга калдырмыйча тапшырып барырга кирәклеген әйтте: “Дәресләргә йөрмичә генә фәнне аңлау кыен. Мөгаллимнәрегезнең эш тәҗрибәсе бик зур, алар сезгә төрле дисциплиналарны аңлауның үтемле юлларын күрсәтерләр”.
Фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Искәндәр Энгель улы Ярмәкәев шулай ук тырышып укуның өстәмә мөмкинлекләре турында сөйләп узды. Фән белән тирәнтен кызыксынган студентлар өчен Институтта бөтен юллар да ачык: “Без Халыкара дәрәҗәдә эш итәбез. Төрле конференцияләр, чараларны күреп, ишетеп торасыз, әле уку елының беренче ике аенда да алар бик күп булды. Сез дә анда катнаша аласыз. Шуңа күрә фәнни җитәкчеләрегездән, кафедра хезмәткәрләреннән әлеге чаралар турында белешеп барыгыз.”
Халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Гөлнара Васыйл кызы Садыйкова филолог-студентлар өчен чит илләрдә уку мөмкинлеге дә булуы, алмашу программаларының ел саен эшләве турында сөйләде. Казан халыкара лингвистик үзәге эшчәнлеге белән студентлар аеруча кызыксындылар, чит илдә уку программалары турында сораулар бирделәр.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зилия Мохтар кызы Яугилдина студентларның рейтинг системасы турында мәгълүмат җиткерде: “Әлеге баллар сезнең тулай торакка керү-кермәвегезне, төркемегезне гомуми өлгерешен хәл итәчәк. Шуңа күрә моңа җитди карамау проблемалар китереп чыгарырга мөмкин”. Зилия Мохтар кызы институт күләмендә эшләп килә торган түгәрәкләр, ансамбльләр турында да сөйләде: “Институтта “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе, “Мизгел” яшьләр театры, “Ал Зәйнәбем” вокаль ансамбле, “Яшьлек” бию төркеме, “Сәлам” фольклор ансамбле эшли. Сез уку һәм фән эше белән беррәттән иҗат эшчәнлегегезне дә үстерә аласыз,» — диде.
Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең директоры Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова студентларны киләчәктә татар интеллигенциясе рәтендә күрүен белдерде: “Сезне төрле яклап кайгырталар: Институт җитәкчелеге дә, хәтта Татарстан Республикасы да. Без сезгә бик ышанабыз, киләчәктә үзебезгә лаеклы алмаш үстерү – безнең төп бурычыбыз. Шуңа күрә мөмкинлектән файдаланып калыгыз: галимнәребезнең лекцияләренә йөрегез, без үткәргән чараларда катнашыгыз. Уку белән кызыксынуларыгызны берләштерә алганда гына студент вакытыгыз матур хатирә булып истә калачак!” Әлфия Шәүкәт кызы югары мәктәпнең исеменә 1 нче ноябрьдән үзгәрешләр керәчәген дә хәбәр итте.
Чара барышында студентлар күп сорау бирде. Аларны уку-укыту, семестрда тупланасы баллар, тулай торактагы чаралар саны һәм башка мәсьәләләр дә кызыксындырды. Институт җитәкчелеге бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады. Җитди нотада башланып киткән җыелыш җылы әңгәмә белән тәмамланды. Студентлар белән институт җитәкчелеге уку елында бер-берсенә терәк булып эш итәчәкләр, чөнки шул вакытта гына үсеш турында фикер йөртеп була.