Студентлар нигә дәрес ташлый?

Надир Вәлиев — Кытайдан килеп Казан федераль университетының татар hmJckA0r1D8
журналистикасы кафедрасының 4 нче курсында белем алучы студент. Милләттәшебезнең тамырлары Татарстанның Апас районы Балтай авылына барып тоташа. Сезнең игътибарга авторның кайбер фикерләрен тәкъдим итәбез. 

Дәрес “тозлау” студент чакта еш очрый торган хәл. Яшермим, мин дә аннан ерак түгел. Күп вакыт мин дәрес калдырганда билгеләү була да, моның өчен укытучының зачет-имтихан вакытында укытучының мине “йөгертәсе” ачык. Шуңа күрә бу хәлгә үземнең кайбер фикерләрем белән дә уртаклашасым килә.

Университетта белем алуыбызның максаты нинди? Белем алу, һөнәрле булу, кешеләр белән булган элемтәне ныгыту. Ә стипендия белән студент дигән исемне алу гына түгел. Дәрестә катнашу – файдалы әйбергә өйрәнү, ә вакыт уздыру гына түгел.

1_8_

Хәзерге студентлар, минемчә, үзенә файда алырга дип түгел, ә дәресне тизрәк уздыру өчен генә йөри. Минемчә, безнең киләчәгебезне сыйфатлы һәм файдалы белем билгели. Без университетка үзебезнең яхшы укуыбызны күрсәтү түгел, ә аннан күбрәк белем алып чыгу.

Шуңа күрә еш дәрес калдыручыларны я бик сәләтле яки үз алдында максаты юк кешеләр. Икенчеләре ял, беренчеләре иҗат итә.

Надир ВӘЛИЕВ

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының 4 курс студенты.