Студентлар президент сайлый

Иртәгә, 14 сентябрьдә, 11:00 сәгатьтә КФУ «Уникс»ның зур залында «Татарстан Республикасының Студентлар лигасы»на президент сайлаулары узачак. Бу постка дәгъва кылучыларның икесе — Казан федераль университетын тәкъдим итәләр.

Бу көнне «Уникс» залында Татарстанның барлык югары уку йортларыннан студентлар җыелачак. Нәкъ менә биредә Студентлар лигасы конференциясе кысаларында президент сайлаулары үтәчәк.

Сайлау комиссиясе президент постына кандидатларны карап чыкты һәм икенче этапка түбәндәге кешеләрне чыгарды.

  1. Азат Кашапов — КФУ, Идарә, икътисад һәм финанслар институты магистры.
  2. Руфат Кыямов — КФУ, Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Көнчыгышны өйрәнү институты магистры.
  3. Александр Увакин — Казан Дәүләт энергетика университеты магистры.

Быелның 13 мартында үткән Студентлар лигасы конференциясендә бу вазыйфаны 15 сентябрьгә кадәр башкару Элькин Искәндәровка йөкләнгән иде.