Студентлар ректорны Яшьләр көне белән котлады

27 июнь көнне Казан федераль университетының төп бинасында студентлар җәмгать оешмалары һәм берләшмәләре университетның барлык студентлары исеменнән ректорны, проректорларны һәм барлык структура җитәкчеләрен зур бәйрәм — Яшьләр көне белән котладылар. 

«Хөрмәтле Илшат Рәфкать улы, проректорлар, университетның структура бүлекчәләре җитәкчеләре! Бу матур көндә безнең alma mater яшьләре исеменнән рәхмәт сүзләре әйтәбез. Иң беренче чиратта студент яшьләргә һәрьяклап ярдәм итүегез, җәмәгать берләшмәләренең инициативаларын кабул итүегез һәм шулай ук безнең үсешкә зур өлеш кертүегез өчен бик зур рәхмәт яусын. Сез бервакытта да Казан федераль университеты студентларына көчегезне һәм вакытыгызны кызганмыйсыз, ә иң мөһиме — барысын да күңел биреп эшлисез. Без үз чиратыбызда Казан университеты студенты дигән исемне горур йөртергә һәм университетыбызны барлык мәйданчыкларда да матур итеп тәкъдим итәргә сүз бирәбез, — дип чыгыш ясады КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының Студентлар советы рәисе Камол Бобохонов.  

«Безнең университетта 40 мең яшь, амбициоз һәм перспектив яшьләр укый. Алар белән җитәкчелек итү — һәрвакыт яшь, дөнья, ил яңалыкларыннан һәрчак һәбәрдар булу дигән сүз. Җәйнең бер көнендә без сезнең ярдәмгә рәхмәт әйтәбез һәм бәйрәм белән котлыйбыз, — диде КФУ Студентлар һәм аспирантлар союзы рәисе Юлия Серегина.

Яшьләр сәясәте департаменты Директоры Юлия Виноградова һәм студентлар зур бәйрәм торты тапшырдылар. Шулай ук департамент тарафыннан университет диварларында үткән билгеле чаралар турында видеоролик күрсәтелде. Җавап итеп Илшат Гафуров барлык яшьләргә зур рәхмәтен әйтте һәм бәйрәм белән котлады.