Студентлар тәрҗемәчеләр көнен билгеләп үтте

30 сентябрь – Халыкара тәрҗемәчеләр көне иде. Шул уңайдан, 28 нче сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студентлары Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы, тәрҗемәче Рәмис Аймәт белән очрашты.

Р.Аймәт студентларга хәзерге көндә татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә өлкәсендәге казанышлар һәм проблемалар турында сөйләде. Соңгы елларда төрки халыкларның үзара тыгыз аралашып яшәүләре нәтиҗәсе буларак басылып чыккан тәрҗемә әдәби әсәрләрнең артуы хакында да мәгълүматлар китерде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары берлекнең тәрҗемә өлкәсендә мөмкин кадәр актив эшләргә тырышуын, яшь иҗатчыларга игътибар зур булуын әйтеп узды. Фикерләрен дәлилләп, «Яңа дәвер татар шигърияте» онтологиясенә 22 яшь татар шагыйренең әсәрләре керүен, аларның рус теленә дә тәрҗемә ителүен хәбәр итте. Әлеге эштә 12 күренекле рус шагыйре катнашкан. «Бу шигырьләрнең сәнгати ягын сыйфатлырак итте», – диде Р.Аймәт.

Үзе дә тәрҗемә өлкәсендә каләм сынаган шагыйрь эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, шигъри тәрҗемәнең үзенчәлекләренә басым ясады. Сүз уңаеннан, быел ул Орхан Вәли Каныкның төрек телендәге шигырьләрен китап итеп чыгарган. «Сезнең өчен» дип аталган әлеге тәрҗемә җыентыктан Р.Аймәт берничә шигырьне төрек һәм татар телендә укып күрсәтте. Аның фикеренчә, тәрҗемәчелек эшчәнлегендә иң мөһиме – автор булып яшәү, аның фикерләрен, тормышка карашын исәпкә алып эш итү. Тәрҗемәче-шагыйрьнең үз стилендә генә тәрҗемә итүе уңышлы түгел, ул авторның стилен дә саклап калырга тиеш дип искәртте Рәмис әфәнде. Башка халыкларның да, аерым алганда рус шагыйрьләренең дә әсәрләрен татарча яңгыраткан кеше буларак, Рәмис Аймәт укытучыларга һәм студентларга берничә тәрҗемә шигырь укыды, үз әсәрләрен сөйләде.

Рамис Аймәтнең үз иҗаты да башка телләргә тәрҗемә ителгән: 2016 елда рус телендә «Свобода в неволе» җыентыгы дөнья күрә; 2018 елда төрек телендә «Тоткындагы ирек» исемендәге китабы басыла.

Булачак тәрҗемәчеләргә киңәшләр, шигъри әсәрләрне уку белән үрелеп барган очрашуда төп игътибар тәрҗемәгә бирелде. Шагыйрьнең һөнәри тәҗрибәсе студентларны укуга илһамландыргандыр, дип өметләнеп калабыз.

Мәгълүмат чыганагы – А. Сәлахова, Р. Нурмөхәммәтова, Г. Мөгътәсимова https://kpfu.ru/philology-culture/studentlar-t1241r1175em1241chel1241r-k1257nen.html