«Студентлар тормышы буенча экскурсия» башлана

13 сентябрьдә 17:00 сәгатьтә беренче курслар өчен «Студентлар тормышы буенча экскурсия» дигән бәйрәм булачак. Ул һәр елдагыча «Уникс»та узачак. 5 нче катта төрле интерактив мәйданчыклар эшлиячәк. Ә 17.45 минутта Зур залда КФУның Студентлар клубы тарафыннан әзерләнгән концерт башланып китәчәк. Анда университетның иҗат юнәлешендә эшләүче иң яхшы студентлар берләшмәләрен күрергә мөмкин булачак. 

Бу кичтә сәхнәдән барлык беренче курс студентларын университет җитәкчелеге сәламлиячәк. Шуннан соң КФУның иң яхшы иҗат коллективлары һәм талантлы югары курс студентлары үз концерт номерларын тәкъдим итәчәкләр.

Билетлар бушлай. Аларны институт директорларының социаль-тәрбия эшчәнлек буенча урынбасарларыннан, культорглардан һәм КФУның Студентлар клубында алырга мөмкин.

Тулырак мәгълүматны 233-72-76 телефонына шалтыратып белергә мөмкин.