«Студентлар тормышы буйлап экскурсия»

Университетта беренче атна сизелмичә дә үтеп китте: төркем һәм укытучылар белән танышу, студент билеты, дәреслекләр алу, беренче лкцияләр һәм семинарлар… Ләкин студент тормышы — ул уку гына түгел, ә актив, иҗади, спорт һәм иҗтимагый тормыш та.

25

Студентлар бәйрәмендә булып, чын студент тормышын белергә КФУ Студентлар клубы тарафыннан беренче курс студентлары өчен махсус әзерләнгән «Студентлар тормышы буйлап экскурсия» дигән концерт программасы ярдәм итәчәк. Әлеге бәйрәмдә КФУ өлкән курс студентларының иң талантлы биючеләре, вокалистлары, актерлары белән очрашу көтелә. Иң яхшы иҗат коллективлары белән танышу җылы мохиттә КФУ «УНИКС» концертлар залында булачак. Беренче курс студентларын сәламләргә университет җитәкчелеге дә киләчәк. Бәйрәмне оештыручылар әлеге чара күпләрнең хәтерендә калыр һәм Казан федераль университеты иҗади коллективларына яңа көчләр кушылыр дигән өметтә калалар.

20140912_000_3687

КАЙЧАН? 2016 елның 13 сентябре, 17.30 мин.

КАЙДА? КФУ КСК «УНИКС»ның зур залында.

Бәйрәмгә билетларны Студентлар профкомыннан (КФУ КСК «УНИКС» 108 каб) алырга мөмкин.