Студентлар турында 10 кызыклы факт

Һәр кешенең күңелендә студент еллары онытылмас күңелле вакыт буларак истә кала. Шул ук вакытта ул кешене олы тормышка әзерләүче бер этап та. Уку йортларын тәмамлаганнар студент елларын бары җылы хатирә белән искә ала. Студент буларак укыйбыз, яшибез, ләкин күп кенә очракларны белеп бетермибез. Әлеге язмада студентлар тормышына бәйле кызыклы фактлар һәм ышануларга күз салыйк әле.

1. Япония студентлары үзләре белән имтиханга шоколад алып, аны җавап биргәндә укытучы алдына салалар икән. Аларда нәкъ менә шоколад имтиханда уңыш китерә дип санала.

2. Нант шәһәренең бер университетында йокы өчен махсус бер бүлмә бар. “Йокы бүлмәсен» студентлар параларда йокламасын өчен ачканнар. Хәзер анда һәркем кереп, ял итә ала.

3. Абитуриентлар дип без университетка керергә әзерләнүчеләрне әйтергә күнеккән. Чынлыкта, бу сүз “китү” дип тәрҗемә ителә. Шулай ук абитуриент дип вуз чыгарылыш укучыларын да әйтәләр.

4. 200 ел элек Россиядә рестораннарда һәм кабакларда студентларның аркаларына аларның адресын язганнар. Бу мизгел хәтта А. П. Чехов әсәрендә дә сурәтләнгән.

5. Күп кенә чит ил вузларында “борынгы кычкыру” дип аталган сәер традиция популярлык казана. Студент урамга чыгып, 5-10 минут кыргый тавышлар чыгарырга мөмкин. Мондый күнегүләр сессия вакытында киеренкелекне төшерергә ярдәм итә дип санала.

6. «Студент» сүзен беренче тапкыр Рим шагыйре Овидий кулланган. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә “студент” — тырышып эшли һәм укый торган кеше.

7. Дөньяда иң озын шпаргалка-600 метрны тәшкил итә. Студентларга аны әзерләү өчен 16 сәгать вакыт киткән.

8. Имтихан белән бәйле иң популяр хорафат: имтихан алдыннан юынырга ярамый, сине сүгәргә, ботинкага тәңкә салырга кирәк.

9. Принстон университетында (АКШ) студентлары аудиториядә укытучы булмаганда язма имтиханнар тапшыралар. Хикмәт – беренче курс студентлары тантаналы рәвештә ант биргән “намуслык кодексы» нда. Аның нигезендә студент, тәртипле кеше буларак, гамәлдән чыкмаска тиеш.

10. Студент картая. Бу факт. Һәрхәлдә, Европада кешеләр соңрак белем ала. Мәсәлән, Швециядә уртача студентлар яше 25,5 елны тәшкил итә. Ә Россиядә картлыкны кичектерү өчен 18 яшьтән 27 яшькә кадәр укырга әзер уникумнар бар.

Фәнүзә СИРАҖИЕВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.