Студентлар яңа тулай торакка күчте

m0-XwJ2npTsНиһаять, Пушкина 32а адресы буенча урнашкан 8 нче номерлы тулай торакта төзекләндерү эшләре тәмамланып, без 2 һәм 3 кешелек яңа бүлмәләргә урнаштык! Без янәдән үзәктә, уку йортына 15 минутлык аралыкта гына һәм аена нибары 200 сум түләп! Бу көнне һәр студент түземсезлек белән көткәндер. Ерак арада йөреп ияләшкәч, якында гына торуга ияләшеп тә бетеп булмыйдыр. Вакытны ничек дөрес итеп, парага өлгерерлек итеп билгеләргә. 15 февраль көнне, әлеге 8 нче номерлы тулай торакны тантаналы рәвештә ачу чарасы узды. Университетыбызының ректоры Илшат Гафуров, институтыбызның директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм тагын бик күп кунаклар тулай торакны ачуда катнашты. 2 нче этажның һәр бүлмәсенә кереп, үз фикерләрен җиткерделәр, әлеге этажда яшәүче Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге студентлары белән аралаштылар. Без исә, кунакларны коймаклар һәм мәтрүшкәле чәйләр белән сыйладык. Барлык кунаклар да әлеге чарадан бик канәгать калды. Барлык студентлар исеменнән, безнең өчен уңайлыклар тудырган һәр җитәкче, эшче апа-абыйларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Без, студентлар, чисталыкны сакларга, бездән соң киләчәк студентларга лаеклы тору урыннары калуга сүз бирәбез!

Эльвина Нәҗипова